Туган Як
  • Рус Тат
  • “Сыерың бар икән, авызың-борының май булыр”

    Шулай дип халык әйткән. Һәм бу сүзләр бүген дә бик актуаль.

    Безнең район Татарстан күләмендә мал-туарны күпләп асраучы хуҗалыклар, 8-10 баш сыерга исәпләнгән кече фермалар төзүчеләр саны буенча алдынгы урыннарны били. 2019 елның 1 январена, мәсәлән, район күләмендә шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 15600гә якын иде. Хәзер инде көз айларында аларның саны бераз азая. Авыл кешесе шулай күнеккән бит инде ул – көзлеген сугым малларын  урнаштыра: я сата, я дә булмаса үзенә ит итеп куллана. 2019 елның 1 октябренә мөгезле эре терлекләр санының кайбер авылларда кимүен шушы нисбәттән чыгып аңлатып буладыр. Ә менә сыерларның баш саны кимүе – берничек тә аңлата торган хәл түгел. Сыердан бер котылган хуҗабикәне, икенче кат сыер асрауга күндерүе ай-һай авыр, диләр.

    1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда шәхси хуҗалыкларда 5370 баш сыер бар. Әлеге малларның иң зур саны, элеккегечә үк, Шланга, Яңа Ишле, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә. Территорияләрендә теркәлгән “Гаилә фермасы”, кече фермалар саны белән дә шул ук авыл җирлекләре һәм Кече Чынлы алдынгылыкны били. Бу саннар артында халыкның көнкүреше, җирлектә мал-туар асрау өчен тудырылган шартлар да тора, билгеле. Ә иң беренче чиратта, авыл кешесенең уңганлыгы, диясе килә. Борындык эшчеләр бистәсендә, мәсәлән, никадәрле генә сыер асрарга теләсәң дә, моны эшләп булмый, чөнки көтүлек җирләре дә, печән үсә торган урыннар да юк. Ә менә Чуваш Чүпрәлесе, Иске Шәйморза, Иске Чүпрәле авыл җирлекләрендә мал-туарны күбрәк асрауга нәрсә комачаулый? Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров моңа сәбәп итеп авыл халкының картая баруын китерә. Тик шулай да 2020 елга авылның бер кешесе кече ферма төзүгә алыначак икән әле. Билгеле, мал-туар асрап көн итү – завод-фабрикага барып 8 сәгатеңне эшләп кайту гына түгел. Көн-төн игътибар таләп итә торган тармак инде ул. Тик шул ук вакытта эшле дә, акчалы да итә торган тармак.

     

    Бу күркәм гаилә турында язуыбызны күршеләре сорады. Күршеләр Эльмира белән Илдар Сафин гаиләсен тирә-юньдәгеләргә итагатьле, инде сыер тота алмаучы өлкәннәрне, аларның шәһәрдәге балаларын сөт продуктлары белән тәэмин итеп торучылар буларак тасвирладылар.

    Сафиннар шәхси хуҗалыкларында 24 баш мөгезле эре терлек тота. Шуларның 10га якыны сыерлар. Эльмира үзе мәктәптә эшли, ә Илдар өйдә, мал-туар карый. Илдар республикада һөнәри керемгә салым проекты эшли башлагач үзмәшгуль булып теркәлгән.

    Үзе исә бу турыда:

    –Быелдан салым түләүнең яңа режимына күчтем. Бу турыда безгә авыл башлыгы Альберт Мөхәррәмов аңлатты, районга чакырып та сөйләделәр. Телефоныма “Минем салым” кушымтасын керттем, болай эшләү күпкә җайлы да, тыныч та, -ди.

    Эльмира белән Илдар үз хуҗалыкларында асрала торган сыерлар сөтенең күп өлешен сөт җыючыларга тапшыралар. Соңгы вакытта  корт, эремчек, сыр кебек продукциягә заказ бирүләр ешайган.

    Мактап сөйләү булмасын, хәер, мактауга да бик лаеклы: алар ясый торган май, сыр, эремчек, кортның тәме “телеңне йоттырырлык”. Бик дус-тату яшәүче гаилә дә алар, әтиләре көбе кебек җиһазларны үз куллары белән ясый, яшьләргә хәленнән килгәнчә: көбе көбеләү, сепарат аерту кебек эшләрдә, утырган җирдә генә булса да, булышып тора. Яшьләр үзләре дә әниләрен дә хөрмәтләп яшәделәр, ул гүр иясе булды, инде менә әтиләрен тәрбияләп яшиләр, -дип сөйләде яшь Сафиннар турында  Гөлсирә ханым. Аның сүзләрен башка апалар да куәтләде. “Безне сөт-майдан бер дә өзми”, диделәр.

    Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә районда 419 кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли (бу республика буенча да иң әйбәт күрсәткеч). Районда үзмәшгульләргә хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтүче, вазифасы буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов әйтүенчә, эшчәнлекне шулай оештырып, закон нигезендә эшли алу мөмкинлеге бик күпләргә ошый.

    –Физик затларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр нибары 4 процент салым түли һәм моны мобиль телефондагы кушымта ярдәмендә бик ансат эшли. Әлеге түләүләрдән кире кайтарып алулар да каралган. Бусы да кызыктыра аларны. Шәхси эшмәкәр булып киткәч кенә бүтән салым режимына күчәләр,–ди Ильмир Измайлов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: