«Сувар«га — 30 яшь!
Казанда, Халыклар дуслыгы йортында «Сувар» газетасының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Районнан «Сувар» коллективын котларга район башлыгы Марат Гафаров, урынбасары Алексей Ярухин, «Туган як» газетасы редакциясе" баш редакторы вазифасын башкаручы Гөлия Фәизова, редакциядә эшләүче мин, Ранилә Алиуллова, бардык.
— Без сезгә әһәмиятле эшегез, информатив һәм кызыклы материаллар, иҗтимагый һәм мәдәни инициативаларда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең коллективка иҗади уңышлар, кызыклы яңа проектлар, шулай ук, тугры укучылар телибез, — диде Марат Гафаров тантанада.
Белешмә
«Сувар» — Татарстан Республикасында чуваш телендә чыга торган бердәнбер республика газетасы. Безнең районда 360 кеше алдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев