Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Сөт бәясе- бер күтәрелә, бер төшә

    Сыер асрап, аның продукциясен сату- авыл кешесе өчен табыш чыганагы. Соңгы елларда авылларда сыерларның баш саны артуы да моның шулай икәнлеген раслый. Тик базарларда һәм кибетләрдә сөт бәясе көннән-көн артып торганда, шәхси хуҗалыклардан сатып алу хакы язлар килү белән аска тәгәри.

    Үз куллары аша уздырган авыл кешесе белә: ит-сөт җитештерү җиңел һәм арзан эш түгел, шуңа да продукциянең сату бәясе дә күп очракта аларны канәгатьләндерми. Бәяләрнең түбән булуына зарлана-зарлана булса да, үзеннән арткан сөтне сатарга мәҗбүр ул. Һәр йортта диярлек 3-4 әр сыер асрап, чиләге белән сөтне әчетеп яткызып булмый ич инде.

    Бу хакта һаман саен борчылып редакциягә шалтыратучылар да, социаль челтәрләрдә турыдан -туры сорап язучылар да байтак. Яңа Ишле авылында, мәсәлән, соңгы көннәрдә генә сөтнең 1 литры 14 сумга төшкән. Шул ук вакытта, башка авылларда 18әр сумнан да җыючылар бар,- диләр алар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов аңлатып үткәнчә, бүгенге базар шартларын берничек тә үзгәртү мөмкин түгел. Яз башынннан алып көзгә кадәр сөт бәясенең арзаная баруы ел саен кабатлана торган күренеш. Бу чыгымнарга да бәйле, җәйлеген сөт күләме дә арта, аның әчү куркынычы да күбрәк.

    -Бүген районда шәхси хуҗалыклардан җыеп алынган сөтнең иң югары бәясе дә 14 сум 50 тиен. Хәтта, иң зур хуҗалыклар булып саналган "Цильна", "Низамов" хуҗалыклары да үз продукцияләрен 17 сум 50 тиенгә тәкъдим итәләр. Башка районнарда да бу шулай. Буа, Апас районнары да сөтне шул ук бәягә саталар. Савымның иң мул чорында-җәйге айларда сөт җыю бәяләре кимесә, көзгә таба ул яңадан арта башлаячак,-ди җитәкче.

    P.S. Чүпрәледә шәхси хуҗалыкларда 5000нән артык сыер асрала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: