Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Соры” хезмәт хакы артында пенсия күренми

    Лаеклы ялга чыгучылар арасында пенсияләре кечкенә булудан зарланучылар бар. Эшләгәндә хезмәт хакым алай түбән түгел иде бит, диләр. Ачыклый башлагач, лаеклы ялга чыгучылар хезмәт хакларын конвертта алганлыклары мәгълүм була, ягъни моны башкача, "соры хезмәт хакы" дип тә йөртәләр.

    Соңгы вакытта хезмәт хакы турында сүз барганда ак, соры, кара кебек сүзләр куллану гадәткә кереп китте. Ак хезмәт хакы - рәсми рәвештә хезмәт килешүе төзеп эшләүче кеше. Нәкъ менә шушы хезмәт хакыннан 13 процент салым тотыла һәм Пенсия фондына взнослар күчерелә. Соры хезмәт хакы - эшкә хезмәт килешүе буенча кабул ителгән хезмәткәргә кечкенә "ак" окладка өстәп түләнә. Кара хезмәт хакы - эшкә рәсми төстә кабул ителмәгән хезмәткәргә түләнүче акча.

    Татарстан Республикасы хезмәт һәм мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хакын "конвертларда" алу, ягъни рәсми рәвештә теркәлмичә эшләү-киләчәк пенсиянең түбән булуга төп сәбәпләре булып торачак, дип һәрдаим кисәтә.

    Хезмәт хакын "конвертларда" түләү - бу гамәлдәге законны бозу гына түгел, ә хезмәткәрнең социаль хокукларын, аерым алганда, лаеклы пенсиягә булган хокукын да чикли, чөнки РФ Пенсия фондына күчерелеп барыла торган взнос суммасы бары тик рәсми хезмәт хакыннан гына башкарыла. Соры хезмәт хакы кешене бик авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Чөнки эш бирүче Пенсия фондына мәҗбүри иминият взносларын рәсми төстә исәпләнгән аз күләмдәге хезмәт хакыннан гына күчерә, ә конвертта бирелгән акча документта исәпкә алынмый. Хезмәткәр бу очракта суд органнарына мөрәҗәгать иткәндә дә бернинди яклау таба алмаячак.

    2015 елның 1 январеннан гамәлдә булган гражданнарның пенсия хокукларын булдыру һәм исәпкә алуның яңа тәртибе шартларында лаеклы пенсия акчасы алу өчен хезмәт хакының күләме һәм хезмәт стажы зур роль уйный. Югары хезмәт хакы алу взносларның артуына китерә һәм, нәтиҗә буларак, булачак пенсия күләме дә артачак дигән сүз. Пенсия билгеләү өчен кирәк булган стажның минималь дәвамлылыгын 2025 елга 15 елга чаклы арттыру - бу да рәсми төстә эшләү өчен стимул булып тора.

    Пенсия күләмен билгеләүдә, хәзер "шәхси пенсия коэфиценты" дигән төшенчә, ягъни "баллар" кулланыла. 2024 елдан соң, картлык буенча, әйтик пенсия алу өчен балл күләме 30дан да ким булмаска тиеш. Кеше үзенең хезмәт эшчәнлеге вакытында күбрәк баллар җыя икән, ул шулай ук күпкә югарырак пенсия дә алачак. Билгеле, рәсми рәвештә теркәлеп, ак хезмәт хакы алучыларда әлеге проблемалар булмаячак, ә менә соры хезмәт хакы алучыларга киләчәктә, социаль пенсия күләменә ризалашырга туры килмәгәе.

    Пенсия фондының төбәк органнары, муниципаль берәмлекләр ведомоствоара комиссияләре, миграцион службалар, хезмәт буенча инспекцияләр мондый эш бирүчеләрне җавапка тарту максатыннан эшчәнлек алып бара. Соры хезмәт базары турындагы мәгълүматларны район Башкарма комитетында эшләүче (84375) 2-26-94 телефон номеры буенча, шулай ук, хәбәрләрне Татарстан хөкүмәте мәгълүмати системасындагы "Халык контоле" нең "Соры хезмәт базары" бүлегендә калдырырга була. Татарстан Республикасы хезмәт һәм мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында 557-21-13 номерлы "кайнар линия" телефоны да эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: