Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 26 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

    Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

    2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 "А" һәм 11 "Б" сыйныфларында белем алган 26 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 11 сыйныф укучыларын муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Ахметов, мәктәп директоры Илһам Баһаутдинов, 1 сыйныф укучылары, әти-әниләр исеменнән Радик Баһаутдинов һәм сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Алиева, Ирина Илина котладылар. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар Мактау Грамоталары, Дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.

    Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең балаларын шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре, киләчәктә алар белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыбыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар- Бердәм Дәүләт Имтиханнары көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: