Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Соңгы кыңгырауны Чүпрәле укучылары онлайн бәйрәм итәчәк

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сюрпризлар да оештырылган.

- Быел коронавирус таралуга бәйле рәвештә соңгы кыңгырау гадәти булмаган -онлайн форматта узачак. Мондый чара беренче тапкыр уза, шуңа да без бәйрәмне истә калырлык итеп үткәрергә телибез,-дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.
Халитов сүзләренчә, соңгы кыңгырау бәйрәме 28 майга билгеләнгән. Бәйрәм Zoom программасы буенча узачак, хәзер аннан мәктәп укучылары дистанцион белем ала. 
Соңгы "линейка" ике блокка бүленәчәк . Беренче блок 10.00 сәгатьтә, ә икенче блок 11.00 сәгатьтә башлана.  Укучыларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Марат Гафаров, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов котлаячак, шулай ук музыкаль чыгышлар булачак. 
Чыгарылыш сыйныф укучылары бер-берсен котлый, сәламнәр тапшыра алачак, моннан тыш, алар өчен сюрпризлар да оештырылган. Онлайн-режимда булса да, соңгы кыңгырау чыңлаячак. 
2020 елда Чүпрәле районында 11 нче сыйныфны 152 укучы тәмамлый. Алар өчен БДИ 29 июньнән башлана.

Фото архивтан алынды 2019 ел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев