Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан

    Комиссия тикшерде

    Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырыш эшендә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты.

    Төп тема – мәктәпләрдә, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, янгыннан саклау җиһазлары белән тәэмин итү. Әлеге мәсьәлә буенча мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов, Чүпрәле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Ильвир Сәлахов, Буа һәм Чүпрәле районнарында күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлекнең өлкән дәүләт инспекторы Инсаф Шакиров, шулай ук, Иске Чүпрәле 1 нче “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Елена Нуртдинованың чыгышлары тыңланды. Комиссия, фикер алышканнан соң, янгын сүндерү автоматикасының эшкә яраклылыгын «Стрелец-Мониторинг» оешмасы белән берлектә тикшерергә,  актлар төзергә, янгын автоматикасының төзексезлеген, булган җитешсезлекләрне бетерергә һәм бу эшне мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә йөкләргә дигән карар чыгарды. Электр җиһазлары урнаштырылган һәм башка техник бүлмәләрне бары тик кирәкле максатларда гына файдаланырга: анда кирәкмәгән әйберләр куймаска кирәклегенә дә басым ясалды. Моннан тыш, эвакуация юлларын кардан һәрдаим чистартып торырга кирәк, диелде. Белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм персонал өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыкканда ничек эш итәргә кирәклегенә өйрәткән махсус укулар оештыру да тәкъдим ителде.

     

    Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан. Янгыннарның төп сәбәпләре: кыска ялганыш, электр челтәренә артык көчәнеш туры килү, төзек булмаган электр җиһазлары кулланылу.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: