Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Шәйморза авылы музеенда очрашу үтте

    Сугыш китергән хәсрәт һәм михнәт дәрьясын кичкән, иңнәренә төшкән бөтен авырлыкларга чыдап, түзеп, ил- көн өчен яшьлекләрен, гомерләрен корбан итүче райондашларның һәркайсына һәйкәл куярлык.

    Иске Шәйморзадагы музейны мондагы халык "Авылыбызның йөзек кашы" дип йөртә. Утыз еллык бай тәҗрибәсе булган музейның тугыз залында 11 меңгә якын экспонат бар. Аңа төрле елларда Александр Федотов, Сәгыйть Бикчуров һәм Зәкәрия Азизов кебек үтә дә җанлы, төбәкнең тарихын өйрәнүгә күп көч куйган шәхесләр җитәкчелек иткән. Музейны шушы кадәр тарихи ядькәрләр белән баетуда авыл халкы да бердәм булышкан. Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 70 ел тулуны зурлап билгеләп үтүгә әзерлек кысаларындагы чараны да монда уздырырга булдылар.

    ...Музей ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлаловны, әлеге совет президиумы члены Равил Шәкуровны, Җәүдәт Мөдәрисовны, РФ пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе рәисе Дамир Алимовны, сугыш һәм хезмәт ветераннары Сәгыйть Бикчуровны һәм Абдрахман Камалетдиновны ачык ишекләр белән каршы алды. Каникул вакытлары булуга да карамастан, очрашуга берничә дистә Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары да килгән. Башта алар музей заллары буйлап экскурсия ясадылар, аннан соң аларны музей җитәкчесе Рамилә Әбдриева очрашу үтәчәк-Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган залга чакырды. Иске Шәйморза авыл Советы буенча 902 кеше фронтка киткән, шуларның 455-енә генә туган төбәккә әйләнеп кайту насыйп булган. Аларның да күбесе яраланып авыр тән җәрәхәтләре белән кайткан. Әйе, канкойгыч сугышның озакка сузылуы ил халкына төрле авырлыклар китерде. Бу хакта очрашуны ачканда ветераннар башлыгы Фиркать Җәлалов та сөйләп узды. -Кешелек дөньясы һәм киң җәмәгатьчелек Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үтүгә әзерләнә. Шушы максаттан районда да махсус комиссия оешты, аның белән район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелек итә. Бу уңайдан ветераннар советы да үз планын раслады. Безнең төп максатыбыз-сугыш һәм тыл ветераннары белән балаларны һәм яшүсмерләрне очраштыру. Әлбәттә инде, һәр ветеран үзенә карата игътибар тоеп яшәсен, дигән теләгебез дә бар. Әмма ни кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара,-ди Фиркать Җәлалов.

    Батырлар турында

    Аннан соң очрашуны дәвам итеп сүз Абдрахман Камалетдиновка бирелде. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була, әллә ничә мәртәбә үлем белән йөзгә-йөз очраша. Иран һәм Әзербайҗан аша китерелгән Англия танкларын фронтка кайтаруда катнаша, шәхси батырлыклар күрсәтә. 1943 елның 5 июленнән башланып 23 августка кадәр дәвам иткән Курск янындагы, моңарчы тиңе булмаган коточкыч сугышның үзәгендә була. Танкист һәм элемтәче солдат берничә мәртәбә танкта яна, каһарманлыгы өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек.

    -Фронт бик зур иде, Курск тирәсендәге елга-ерынтылар һәм төпсез сазлыклар ике якка да сугышу өчен кыенлыклар тудырды. Без монда беренче мәртәбә немецларның "тигр" танкларын күрдек. Хәрби техника ягыннан фашистлар күп өстен булсалар да, совет сугышчыларының рухы сынмады. 50 көн эчендә фашистларның "иң яхшы" дип аталган -30, шул исәптән 7 танк дивизиясе тар-мар ителде, 500 меңнән артык солдаты һәм офицеры яу кырында калды, 2 меңгә якын танк, 3 меңнән артык туп һәм миномет сафтан чыгарылды,-ди ул.

    Курск янындагы җиңүдән соң якташыбыз хезмәт иткән часть фашистларны чигендерә-чигендерә көнбатышка хәрәкәт итә, Польшаны азат итүдә катнаша. Рейхстаг өстенә кызыл аләм күтәрелгәч тә Абдрахман Камалетдиновны туган якка кайтарып җибәрмиләр, 1947 елның мартына кадәр Германия җирендә хәрби хезмәттә була.

    Сәгыйть Бикчуровның да сугыш елларында күрсәткән батырлыкларын сөйләп бетергесез. Әтисе фронтта булганлыктан күп балалы гаиләне туендыру бик кыенга туры килә. Шунлыктан 15 яшьлек Сәгыйть әнисе урынына окоп казырга китә. Ә 1943 елның январенда инде аның үзен дә фронтка алалар. Башта- Суслонгер, аннан соң Запорожье... Шушы елның 10 октябрендә беренче мәртәбә һөҗүмдә катнаша. Каршы яктан туктаусыз атып торган пулемет һәм снайпер пулялары астында ике чакрым ара үткәч янәшәсендәге иптәше (Кама Тамагы егете) авыр яраланып егыла. Командир кушуы буенча аны ут астыннан алып чыга. Икенче көнне дә солдатлар һөҗүмгә күтәрелә. Әмма монысында инде якташыбыз үзе дә каты яра ала. Санчастьтә беркадәр дәваланганнан соң аны кече командирлар курсында укыталар һәм янә "передовой"га җибәрәләр. Днестрны кичүдә, Бессарабияне, Румынияне һәм Венгрияне азат итүдә катнаша. Дунайны кичеп Вена шәһәрен азат иткәндә янәшәдә генә шартлаган снаряд кыйпылчыгыннан дүртенче мәртәбә каты яра ала. Яраланган аягында 967 көн пуля йөртә, шушы килеш сугыша-сугыша бөтен Европаны диярлек үтә.

    -Балалар, сугыш ул шашка, шахмат уены гына түгел, сезгә аны күрергә язмасын. Әгәр илгә куркыныч яный икән, аны сакларга кирәк. Солдатка барудан качып йөрүчеләрне һич тә аңлый алмыйм. Балалар, сез бүген яхшы тормышта яшисезме,- дип сорау бирде ул залда утыручыларга. "Яхшы,"- дип җавапладылар алар бертавыштан.

    Әлбәттә, балаларның сораулары карт солдатларга да, ветераннар советына да күп булды. Очрашу ахырында ветераннар советы башлыгы Фиркать Җәлалов музей җитәкчелегенә һәм бигрәк тә активлык күрсәткән укучыларга рәхмәт әйтте. Яу кырында башларын салган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: