Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Цильна” җәмгыятендә семинар булып үтте

    24 мартта "Цильна" җәмгыятендә язгы чәчү кампаниясенә һәм малларны уңышлы кышлату мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар үтте. Аның эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җәмгыятьләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, белгечләре, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков катнашты.

    -Язгы кыр эшләре башланырга тагын күп булса ике-өч атна вакыт калып бара. Безнең бурыч - вакытында әзерлек эшләрен башкарып чыгу. Һава торышын алдан әйтүе кыен, шуңа да дым бар вакытта чәчеп калырга кирәк. Билгеле, һәр хуҗалык җитәкчесенең техниканы да заманча, егәрлеге зур булганнарына алмаштырасы килә, язгы чәчү кампаниясе чорына ягулык-майлау материаллары да, минераль ашламалар да кирәк. Боларның барысын да банклардан кредитлар алмыйча гына башкарып чыгу мөмкин түгел, әмма аларның берсе генә дә без булдыра алмаслык эшләр түгел, тырышырга гына кирәк. Башкаларны, үзегезне алдый аласыз, ә менә җирне алдый алмаячаксыз,-диде Александр Шадриков әлегә кадәр кредит юнәтү эшенә керешмәгән хуҗалыкларны тәнкыйтьләп һәм хуҗалыклар җитәкчеләре алдына шушы көннәрдә бу мәсьәләне хәл итү бурычын куйды.

    Үткән еллар технологияне төгәл үтәгән һәм язгы чәчү кампаниясенә әйбәт әзерлек белән керешкән хуҗалыкларның отуын күрсәткән иде. Ә менә бу яктан "Цильна" җәмгыятенә тел-теш тидерерлек түгел. Семинарда катнашучылар игътибарына машина-трактор паркында әзерлек сызыгына чыгарып төзелгән тәгәрмәчле һәм чылбырлы 28 берәмлек трактор тәкъдим ителде. Семинар барышында анда катнашучыларга, шулай ук, тракторларны төзекләндерү мастерскоенда булдылар, биредә механизаторлар өчен тудырылган шартлар белән таныштылар. Әйтергә кирәк, биредә тракторчылар өчен барлык шартлар да тудырылган: җылы, бина газ белән ягып җылытыла, ял итү бүлмәләре, җылы су бар, һәркайда чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Шул ук вакытта, язгы чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгу минераль ашламалар һәм элиталы чәчүлек орлыклар күптән әзерләп куелган. Биредә "Цильна" хуҗалыгының элиталы чәчүлек орлыклар җитештерү белән шөгыльләнүен дә әйтеп үтми мөмкин түгел. Элиталы чәчүлек орлык башка хуҗалыкларга сату өчен дә арта.

    "Цильна" җәмгыятендә хезмәтне саклау буенча да уңышлы эшләп киләләр. Моның шулай булуын "Цильна" җәмгыятенең "Янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча иң яхшы шартлар тудырган өчен" республика конкурсында җиңеп, икенче урын яулавы һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минимтрлыгы тарафыннан Диплом белән бүләкләнүе дә дәлилли.

    ТР буенча "Россельхозцентр" учреждениесенең район бүлеге баш агрономы Николай Мискин семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, чүәчүлек орлыкларны агулау, анализга тапшыру кирәклегенә, анализ нәтиҗәләреннән чыгып, кайсы очракларда нинди препаратлар куллану кирәклеге мәсьәләләренә тукталды. Биредә семинарчылар игътибарына, шулай ук, "ПС-20" маркалы орлык агулагыч агрегат та тәкъдим ителде. Семинарда, шулай ук, орлыкларның массовый репродукция проблемалары да күтәрелде.

    Семинарда катнашучылар, шулай ук, товарлыклы-сөтчелек фермаларында да булдылар. Биредә күзгә иң ташланганы: малларның чисталыгы һәм көрлеге, алларында сыйфатлы печән, чиста су. Бу, әлбәттә, бер көнлек эш кенә түгел, һәрдаим хезмәт нәтиҗәсе. -Һәр җомга саен фермада сыер савучылар тарафыннан санитар көннәр үткәрелә. Без комиссия белән аларның эшләрен кабул итеп алабыз. Әлбәттә, әлеге көннәр һәм эш өчен аерым түләү каралган. Бу һәр сыер савучыга ай саен хезмәт хакына 2500-5000 сум күләмендә өстәмә рәвештә акча түләнә дигән сүз,-ди бу уңайдан җәмгыятьнең баш икътисадчысы Тальгать Бохаров. -Әлеге алым үз нәтиҗәсен бирә, сыер савучы сыер астына саламны күбрәк сала, маллар чиста, мастит та булмый, алар барысы да бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән,-дип өсти җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров. Җәмгыятьтә җитештерелгән сөт тә 100 процент югары сортлык белән тапшырыла. Ә бу исә дәүләт тарафыннан субсидияләнә, димәк, хуҗалык кассасына өстәмә акча керә.

    Аннан соң "Цильна" җәмгыятендә катнаш азыкны кайдандыр сатып алып кайтармыйлар, үзләрендә җитештерәләр. Алар җитештергән катнашазык составында исә 30га якын микро һәм макроэлемент кертелгән. Әлбәттә, җәмгыятьтә башка хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә үрнәк итеп алырлык алымнар күп. Ә иң мөһиме, биредә һәр нәрсә алдан планлаштырылып, аның плүс, минуслары исәпкә алынып эшләнә. Һәр яңалык производствога кертелеп барыла. Дөрес, башта чыгым җәмгыятьнең үзеннән чыкса, соңрак ул берничә мәртәбәгә артып кире кайта.

    -Бүгенге заман шартларында санап-исәпләп, эшне дөрес оештырган хуҗалыклар гына тотрыклы эшли алачак. Шуңа да заман таләп иткәнчә өйрәнергә кирәк. Семинарда күрсәтелгәннәр биредә генә калмыйча, һәркайсыгыз үх хуҗалыгыгызга кертсен иде,-диде семинарга нәтиҗә ясап Александр Шадриков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: