Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында үткән елгыдан ике тонна артык сөт җитештерелә

    Җәйләү мөмкинлекләрен тулы файдаланырга омтылып эшләгән ферма эшчәннәренең уртак тырышлыгы белән, бүген район буенча көн саен 70 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда ике тоннага артыграк.

    Болын- тугайларда көтелгән маллар көненә уртача унбиш килограммнан артык сөт бирә. Аерым хуҗалыкларда әлеге күрсәткеч 20 шәр килограммга кадәр җитә. Барлык технологияләрне дә төгәл үтәгән "Цильна" җәмгыяте терлекчеләренең күркәм хезмәте аерым игътибарга лаек. -Сыер савучыларыбыз арасындагы ярышны 30 елдан артык хезмәт стажы булган Сиринә Алимова әйдәп бара. Быелның алты аенда ул үз группасындагы 29 сыерның һәркайсыннан 4950 килограмм сөт җитештерде. Тулаем савым 143569 килограммны тәшкил итте. Июнь аенда да ул һәр сыердан 985 әр килограмм югары сыйфатлы сөт сауды,- дип хәбәр итте безгә хуҗалыкның терлекчелек буенча хисапчысы Фидания Шәйдуллова. Иске Чокалы авылындагы "А. А. Низамов" коллектив фермер хуҗалыгында да малларның продуктлылыгы үткән елгыдан югары. Хәзер монда тәүлек саен һәр сыердан 20 килограммнан артык сөт савыла. Районда тулаем җитештерүгә "Ак Барс- Чүпрәле" җәмгыяте филиаллары да лаеклы өлеш кертә. -Савучылар җәйләү чорын көтеп ала. Чөнки җәйге лагерьда эш күпкә җиңелрәк. Маллар иркендә йөри, сөтүткәргечләр урнаштырылган. Ашатуны дөрес оештырганда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тулы мөмкинлекләр бар. Сыерларны төнге вакытта ашату бигрәк тә отышлы. Сүз уңаенда шуны да искәртим, теләсә нинди чыгымнар өчен сөт терлекләренең баш санын киметүгә һич тә юл куярга ярамый. Яшь үрчемне исән- имин үстереп, көтүне югары продуктлы таналар хисабына тулыландыру юнәлешендә максатчан эш алып барырга кирәк,- ди агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: