Туган Як
  • Рус Тат
  • Шланга балалар бакчасында өлкәннәр белән очрашу узды

    1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан, өлкәннәр ункөнлеге чорында бакчада тәрбияләнүче балаларның әбиләрен “Әбекәй – алтыным, минем иң якыным” дип исемләгән кичәгә чакырдык.

    “Әй, әбием, әбекәем,

    Кояш кебек күңелең,

    Сәламтлек бирсен Ходай,

    Озын булсын гомерең”...

    - дип җырлап бәйрәмне башладылар Шланга балалар бакчасы балалары.

     

    1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан, өлкәннәр ункөнлеге чорында бакчада тәрбияләнүче балаларның әбиләрен “Әбекәй – алтыным, минем иң якыным” дип исемләгән кичәгә чакырдык.

    Олы яшьтәге буын вакилләренә хөрмәт йөзеннән үткәрелде безнең бәйрәм. Кичәне башлап бакча мөдире Әлфия Аббазова ак яулыклы әбиләребезне, сөекле әниләребезне шушы олы бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлек-саулык, тыныч картлык теләде.

    Балалар әбиләренә үзләренең теләкләрен шигырь - җырлар, матур биюләр аша җиткерделәр. Нәниләр үз куллары белән ясаган чәчәкләрен сөекле әбиләренә ничек яратуларының билгесе итеп тапшырдылар.

    Бәйрәмдә өлкәннәребез дә читтә калмады. Әбиләребез матур итеп җырладылар, үзләренең изге төләкләрен җиткерделәр.

    Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Әбиләребез тәрбиячеләргә һәм бакча хезмәткәрләренә изге теләкләрен теләп, рәхмәтләрен әйтеп дога кылдылар. Һәркайсыбыз исәнлектә тагы шундый очрашулар булсын иде дигән теләктә калдык.

    Гөлүсә Миначева, Шланга авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: