Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты

Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.

Бүген, 1 июльдә, ТР Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин Чүпрәле районында эш визиты белән булды.

Эш визиты барышында депутат гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте, шулай ук милли проектлар кысаларында райондагы социаль-мөһим объектларның төзелеш барышы белән танышты.

Төгәлрәге, Шакир Ягудин Марс урта мәктәбендә булды. Бүгенге көндә мәктәпкә капиталь төзекләндерү ахырына якынлашып килә диярлек, дөрес әле эшлисе бар.

Белем бирү учреждениесе 1973 елда төзелгән.  2012 елда биредә түбә, тәрәзәләр алмаштырылган, косметик ремонт ясалган. Быелгы уку елына исә мәгариф учреждениесе тулаем башка төсмер алачак. “Һәр бүлмә, сыйныф, коридорларны нинди төсләргә буяу, ничегрәк итеп үзгәртүне  әти-әниләр белән уртага салып киңәштек. Ремонттан тыш, кирәкле җиһазлар да кайтачак әле. Без бик шат, җитәкчеләргә зур рәхмәт”,-ди мәктәп директоры Гөлназ Шәрәфетдинова эш барышы белән таныштырып.

 Депутат шулай ук,  күп функцияле үзәк төзелә торган Иске Задур авылына да сәфәр кылды. Яңа төзелгән объектта авыл клубы, китапханә эшләячәк. Объект шулай ук "Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелә.  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел биредә авыл халкы өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты да ачылачак.

Реклама

Шакир Ягудин  "Чайка" лагерында балаларның җәйге ялын оештыру, тулаем биредәге эшчәнлек процессы белән танышты. Депутат балалар белән дә аралашты, кәефләре белән кызыксынды.

Бүгенге көндә лагерьда икенче җәйге смена бара. Бер үк вакытта палаткалы лагерь да эшли.

"Нигездә лагерьда үзебезнең район балалары ял итә, шулай ук күрше районнардан һәм шәһәрләрдән дә килүчеләр бар",- дип билгеләп үтте лагерь директоры.

"Объектларның төзелүе, реконструкцияләнүе һәм халыкка тапшырылуы бик мөһим. Кешеләр уңайлы шартларда яшәргә, ә балалар заманча һәм җиһазландырылган мәгариф учреждениеләрендә белем алырга һәм ял итәргә тиеш»,-диде халык сайлаучысы.

Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев