Туган Як
  • Рус Тат
  • Шакир Ягудин Чүпрәледә гражданнарны кабул итте, приютта булды, ветеранны котлады

    ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин ТР Конституциясе һәм Халыклар бердәмлек көне кысаларында Чүпрәле районында эш визиты белән булды.

     

    Депутатның эш визиты район хакимиятендә гражданнарны кабул итүне, 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбендә “Үсеш нокталары” мәйданчыклары  белән танышуны, Уби авылындагы «Җылы йорт» приютында булуны, шулай ук күңелле миссия - Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлауны үз эченә алды.  Аны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.

    Эш сәфәре гражданнарны кабул итүдән башланды. Районда  яшәүчеләр депутатка  сәламәтлек саклау, җәмәгать транспортыннан файдалану мөмкинлеге,  һ.б. өлкәләрдәге  төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

    Гражданнарны кабул иткәннән соң, депутат   1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге  «Үсеш нокталары» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәгендә булды.  Әлеге мәйданчыклар «Мәгариф» милли проектлары ярдәмендә барлыкка килде. Аларда укучылар яңа методикалар буенча технология, информатика, тормыш иминлеге буенча белем алачак.

    Аннан соң Шакир Ягудин «Җылы йорт» приютында ремонт эшләренең барышын бәяләде. Бүгенге көндә биредә 27 бала яши. Алар өчен  республика программалары ярдәмендә иң уңайлы яшәү шартлары тудырыла.

    - Быел приютта икенче катта берничә бүлмә ремонтлана. Башлыча бу йокы һәм уен бүләмәләре.  Президентыбыз Р.Н.Миңнехановка,  республика җитәкчелегенә, безнең хәйриячеләребезгә  һәм попечительлек  советына һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә.  Алар ярдәмендә притта күп эшләр эшләнде, җиһазлар сатып алынды  һәм ремонт ясалды. Киләсе елда  түбәне төзекләндерүне көтәбез, - ди приют директоры Рәмзия Хәйруллина.

    ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да  читтә калмады һәм приютны ремонтлауга үз өлешен кертте. Приют директоры бу акчаларга балалар өчен карават яны келәмнәре сатып алырга вәгъдә бирде.

    Шулай ук парламентарий Уби авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Петровна Калачеваны туган көне белән котлады, аңа 97 яшь тулды. Бүгенге көндә ул районда ветераннар арасында иң өлкәне, ә алар барлыгы  бишәү генә калды.

    Бөек Ватан сугышы ветераны  сәламәтлеге  белән мактана алмый, шулай да ул кунакларны ачык йөз, күтәренке рух  күтәренке кәеф белән каршы алды.

    Алар гаиләдә  өч кыз бала үсәләр, барысы да озын гомерлеләр. Гаиләдә ул -  иң өлкәне. Күпне күргән. Мәктәп партасы артыннан  1942 елда аны фронтка алалар, анда машинистка  булып эшли. 1944 елда сугыштан «Сугышчан казанышлары өчен» медале, шулай ук аягында бомба кыйпылчыгы белән кайта.

    Тыныч вакытта Буа районының Толымбай авылында укытучы булып эшли. 17 ел элек бертуганының кызы Ираида  аны үзенә ала һәм шуннан бирле тәрбияли.

     Хакимият органнары вәкилләре юбилярга бүләкләр тапшырдылар һәм шундый ук сугышчан рухлы булуларын һәм алдагы туган көннәрнең барысын да исән-сау каршы алуларын теләделәр.

    Видеоархив  8 май 2015 ел.   Радмил Салимзянов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: