Туган Як
  • Рус Тат
  • Сайлаулар көнендә чүпрәлеләргә концерт программасы, күргәзмәләр оештырдылар

    Район мәдәният бүлеге сайлаулар көнендә сайлаучыларга бәйрәм кәефе бүләк итте һәм концерт программасы оештырды.

    Һәр сайлау участогында, ә бүген алар барлыгы -36, мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән каршы алалар һәм Чүпрәле районы халкына күңел күтәренкелеге бүләк итәләр.

    Шулай ук район халкы өчен #Көзгеигелекатнасы акциясе кысаларында төрле чаралар, күргәзмәләр  оештырылды.  Шулай ук сайлау участокларында беренче һәм яшь сайлаучыларны хөрмәтләүләр уза.
     

    Чүпрәлеләрне үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә - ТР Дәүләт Советына сайлауларга килергә чакырабыз! Сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: