Россиялеләргә 2025 ел өчен салымнарны 2026 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Федераль салым хезмәтендә аңлатуларынча, билгеләнгән срок эчендә түләүләр кермәсә, бердәм салым хисабында бурыч барлыкка килә, аңа көн саен пенялар исәпләнәчәк. Шул ук вакытта хәбәр алган вакытка бердәм салым хисабын тулыландырган кешеләргә кабат түләргә кирәкми: кертелгән сумма исәпкә алыначак.
Салым хезмәтендә шулай ук түләүләрне эшкәртү 10 эш көненә кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип белдерәләр.
Нет комментариев