Туган Як
  • Рус Тат
  • Салым хезмәте ачык тыңлаулар үткәрә

    1 сентябрьгә кадәр мәҗбүри таләпләрне үтәү һәм хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык тыңлауларда катнашу өчен теркәлү ачылды. Чираттагы ачык тыңлаулар 2019 елның 12 сентябренә планлаштырылган.

    Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе квартал саен мәҗбүри таләпләрне үтәү һәм хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар уздыра.

    Чараларны уздыру графигы нигезендә, 2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 2019 елның 12 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Четаев ур., 18А йорт адресы буенча фикер алышу планлаштырыла (Чистай ур., 8 нче уку бинасы, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ).

    Фикер алышулар «2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы салым органнарының хокук куллану практикасы мәсьәләләре. Хезмәт күрсәтү өлкәсенең 2019 елның 1 июленнән онлайн-кассага күчү нәтиҗәләре. “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын куллану буенча актуаль мәсьәләләр темалары буенча үтәчәк.

    Идарәнең элемтә өчен җаваплы, халык алдында фикер алышуны үткәрү, координацияләү һәм оештыру ягыннан тәэмин итү өчен җаваплы зат, салым түләүчеләр белән эш бүлеге җитәкчесе Каюмова Гөлфия Илдар кызы, телефон: 8(843) 235-13-70.

    Ачык фикер алышуларда катнашучыларны алдан теркәү мәҗбүри һәм кушымта нигезендәге форма буенча башкарылачак. Тәкъдим ителгән тематика һәм теркәлү формасы буенча сорауларны 2019 елның 1 сентябренә кадәр e-mail электрон почтасына юлларга мөмкин: g.kayumova.r1600@nalog.ru. Чарага әзерлек барышында алынган сорауларга җаваплар аны үткәргәндә гомумиләштерелгән рәвештә биреләчәк.

    РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: