Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Салкын тиюдән һәм грипптан саклану буенча 5 киңәш

    Декабрь аена керсәк тә, һава торышы бер салкынаюы, бер “йомшаруы” белән, уйнаклап тора. Бу исә, үз чиратында, салкын тиеп авыраучылар санын бермә-бер арттыра. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек сакланырга соң? Әлеге уңайдан район үзәк хастаханәсе табибы Илгизәр Хөснетдиновтан биш киңәш.

    1.Үз белдегегез белән дәваланмагыз.

    Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан, авыруның клиник билгеләрен һәрберебез яхшы белә: тамак авырту, күзләр кызару, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да билгеләре шундый ук, тик бу очракта көчлерәк була: баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы кайчак 40 градуска кадәр җитә.

    Табибка мөрәҗәгать итегез. Ул авыруның үзенчәлекләрен,  орга-низмның нинди хәлдә булуын  исәпкә  алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләренең бозылуы) белән интеккән кеше гриппны бик авыр кичерә, авыру еш кына вируслы пневмония рәвешендә өзлегүләргә китерергә дә мөмкин.

    Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авырудан катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк була.

    2. Салкын тимәсен өчен вирусларның организмга һава юлы белән эләгүен онытмагыз.

    Шунлыктан, эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын каплап, вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.

    Ни кызганыч, салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклау көче зәгыйфьләнә. Шунлыктан һава торышының ничек булуына карап киенергә кирәк.

    3.  Төрле табигый иммуностимуляторларны, витамин һәм минераль комплексларны куллануны да табиб күзәтүе астында эшләргә һәм артыгын кулланмаска кирәк.

    Шулай булганда гына алар күпмедер файда китерә. Иң яхшысы – саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу. Болай эшләсәгез, салкын тию авырулары сезне читләтеп узар.

    4.  Вакцинация үтегез.

    Соңгы елларда гриппка каршы бу чара халык арасында зур ышаныч яулады. Вакцина куркынычсыз, нәтиҗәле дип табылды, организмга тискәре йогынтысы да юк. Статистика күрсәтүенчә, прививкалар ясау авыраучылар санын киметә.

    Быел вакцинаны иртә көздә үк ясый башладык. Прививкалар мәктәпләрдә укучы, балалар бакчасына йөрүче балаларга ясалды.

    Беренче чиратта, прививкалар хастаханә, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә, пенсионерларга ясалды. Теләге булган һәр кеше район хастаханәсенең махсус кабинетында прививканы әле дә ясата ала. Әмма вакцина сәламәт кешегә генә ясала. Әгәр хроник авыруыгыз көчәеп китсә, яки салкын тию билгеләре сизелсә, прививканы соңрак, 2-3 атнадан соң ясатырга мөмкин.

    5. Вируска каршы иммунитет вакцина ясатканнан соң, организмда якынча бер айдан соң гына барлыкка килә. Бу ай эчендә һәм гомумән дә сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: