Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы
Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне җанга яшәү дәрте, бәрәкәтле көч өсти торган Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Бик күп гасырлар элек Җиргә могҗизалы төстә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нурлары бөтен дөньядагы христианнарның күңелендә бүген дә балкый. Раштуада дин тотучыларның мәхәббәт һәм мәрхәмәткә, камиллеккә, татулыкка һәм аңлашуга булган көчле омтылышлары, зур өметләре чагылыш таба.
Христос туган көн – төрле буын вәкилләрен, яшен-картын берләштерә торган, өлкәннәр дә, сабыйлар да бердәй дулкынланып һәм шатланып каршы ала торган ямьле гаилә бәйрәме дә. Ул кешеләр тормышын тылсым һәм ихлас сөенеч белән бизи, бу көннәрдә без ананың баласын өзелеп яратуын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерүче борын-борыннан туплана килгән рухи хәзинәләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аеруча ачык тоябыз.
Мәгълүм авырлыклар һәм югалтуларга карамастан, узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар. Без хәзерге вакытта Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге гыйбадәтханә дип танылган Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләрен тәмамлап киләбез. Догалар укып, изгелек нуры иңдерү һәм аны ачу тантаналарын быел уздырырга ниятлибез.
Яңа елда дини тормыш шулай ук әһәмиятле вакыйгаларга, зур казанышларга, олы җиңүләргә бай булыр дип ышанам.
Сезгә Раштуада күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!16300
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.3500
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.13300
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.24300
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.26700
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.27800
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.27600
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.28000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.45200
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.33700
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.9100
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.15400
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
26 февраль 2021 - 09:16Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамландыТатарстанда туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында Чуваш киносы көннәре узды.4600
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавыХөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!15300
-
26 февраль 2021 - 09:16Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамланды Татарстанда туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында Чуваш киносы көннәре узды.4600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика