Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Роспотребнадзор чүпрәлеләргә талпаннардан саклану киңәшләрен искәртә

    Талпаннардан саклануның мөһим ысулы-вакцина ясату.

    Талпаннар тешләмәсен өчен, вакцинациядән кала гадәти кагыйдәләрне истә тоту да кирәк. Гадәттә, бөҗәкләр җирдән 1,5-2 метр биеклектә, үсемлекләр буйлап шуыша. Күпләр уйлаганча, алар биеклектән, ягъни агачлардан төшми, очмый, киресенчә, җирдән өскә таба, үлән буйлап үрмәли. Талпан 30 минут дәвамында менә дә, аулак урын табып, шунда кадала. Шуңа күрә алар аркага, култык астына, муенга, башка ябыша.

    1. Әгәр сез алан, урманнарга ял итәргә чыгасыз икән, үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз!

    2. Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез!

    3. Һәр 15-20 минут саен үзегезне, якыннарыгызны талпан тешләмәдеме икән, дип карап чыгыгыз!

    4. Чалбар балакларын носкига тыгып куегыз!

    5. Репеллентларны ТӘНГӘ ТҮГЕЛ, КИЕМГӘ СИПТЕРЕГЕЗ!

    6. Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, алар үсемлекләр өзеп алып килмәсеннәр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: