Туган Як
  • Рус Тат
  • Республика ифтарына чүпрәлеләр дә барачак

    25 май көнне "Казан-Арена" стадионында җиденче республикакүләм ифтар уздырыла. Быелгы ифтар ашы  унбиш мең кеше өчен әзерләнә.

    Чара, елдагыча  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырыла.                

    Ифтарда традицион рәвештә күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге чикле кешеләр һәм халыкның социаль яктан якланмаган башка катламы катнашачак. Алар белән бергә ифтарга шулай ук төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, Иранның, Төркиянең һәм Казахстанның Казан шәһәрендәге илчеләре һәм баш консуллары чакырылган.

    Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары. Ифтарда аларның саны 2500 кеше булыр дип көтелә. Районнардан делегацияләр Казанның спорт объектына махсус оештырылган транспортларда киләчәк.

    Әлеге  мөһим чарада катнашу мөмкинлеге  40 лап  Чүпрәле районы мөселманнары өчен дә тудырылачак. Бу көннәрдә районыбыз мөхтәсибәте тарафыннан  республикакүләм ифтарга барырга теләүчеләрнең исемлеге булдырыла.

    Чарага барырга теләүчеләр түбәндәге телефоннарга шалтырытып хәбәр итә алалар:

    89061109708,  89272400824 - Энҗия Шәрәфетдинова, район мөслимәләре берлеге рәисе.

    89372808050-  Фәргатъ Афау улы Нәүмәтов, Чүпрәле районы мөхтәсибәтенең оештыру бүлеге җитәкчесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: