Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Рекордлы уңыш “Цильна”да

    Район игенчеләренең уртак тырышлыгы белән 4000 гектардан артык мәйдандагы бөртекле культуралар суктырылды.

    Һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш чыга. Республика буенча 42 центнер. Басуларның уңдырышлылыгы буенча “Цильна” җәмгыятенә тиңнәр юк. Биредә бөртеклеләрнең һәр гектары 55,3 центнер ашлык бирә. “АгроТрансПорт”, “Гафуров Җ.А.”, “Мәхмутов И.Ф.”, “Низамов А.А.” һәм “Бикчуров Р.А” крестьян – фермер хуҗалыкларында да ул күрсәткеч 40 центнердан артык.
    -Комбайнчылар иртәнге җиде тулганчы ук үзләренең кыр кораблары янына киләләр. Чык юеше кибенгәнче техниканы караштыргалап алалар. Бөртекләр суктыруга керешкәч туктап торасы юк, вакыт бик кадерле. Кич белән дә чык юешенә кадәр суктырабыз”, - ди “Цильна” җәмгыятенең баш агрономы Рәис Рәимов.
    -Алдагы көннәрне белеп булмый, һаваның аяз торуы урак эшләрен киң җәелдереп эшләргә мөмкинлек бирә. Ашлык та быел искитмәле мул чыга, шуңа да күңел сөенә, Ходай түкми – чәчми җыеп алырга насыйп итсә иде, - диештеләр комбайнчылар.

    Елдагыча “Цильна” хуҗалыгы басуларында үстерелгән ашлык язмышын быел да район һәм республика күләмендә танылган, сезон саен иң күп бөртек суктырып ярышларда җиңү яулаган комбайнчылар хәл итә. “Тукано” маркалы комбайннарны идарә итүче Рәфик Шәйдуллов, Илгиз Миначев һәм Илдус Җәмдиханов, “Полесье” лар белән Фәнис Вәлиев һәм Радик Төхфәтуллов күп еллардан бирле Чүпрәле районының алдынгы комбайнчылары исемлеге башында торалар. Быелгы уракта да районда беренчеләрдән булып бер мең центнер ашлыкны Рәфик Шәйдуллов суктырды. Әлеге комбайнчыларның күркәм хезмәтләре нәтиҗәсендә көн саен ындыр табагына җиде мең центнердан артык иген кайтарыла һәм үлчәгеч аша чыгып һәр килограммы исәпкә алына. Бөртекләр шунда ук “ЗАВ – 20” һәм “ЗАВ – 10” механикалаштырылган ашлык чистарту агрегатларына бушатыла. Ашлыкның дымлылыгы 14 – 15 процент. Дымлылык югарырак булган очракта аларны бераз киптерү чарасын күрәләр.

    -Басулар аша җилле яңгыр өермәләре узган. Шунлыктан арпа участокларында урыны – урыны белән үсемлекләр җиргә яткан. Комбайннарның ургычларын да шуңа көйләдек, тизлекне дә кайчак та киметергә туры килә. Ашлыкны югалтасы түгел иде, үзебез үстердек ич, - ди Илгиз Миначев (өстәге рәсемдә). Әлеге комбайнчы хезмәттәшләре арасындагы ярышта алдынгы булып чыкты. Дөрес, игенчеләрнең күрсәткечләрендә бер – берсеннән әллә ни зур аерма юк. Димәк, иртәгә кем лидер буласын бүген төгәл генә әйтүе дә кыен. Иң мөһиме биш экипаж да максималь тырышлык белән хезмәт куя. Аларның көндәлек эше махсус бюллетеньнәрдә яктыртыла һәм комбайнчыларга тапшырыла.
    Уракны шоферлардан башка башкарып чыгу мөмкинме соң? Әсхать Җәлалтдинов, Радик һәм Айрат Сәгдиевлар, Җәүдәт Вәлиев, Илгиз Басыйров, Әнсар Төхфәтуллов һәм Марат Сирачев быелгы урып – җыюга да үзләренең “КамАЗ” машиналарын ныклап әзерләгәннәр, әрҗәләрен гермитизацияләгәннәр. Комбайннарның тулы куәткә эшләвендә аларның да өлеше зур.
    Шуны да искәртик, әлеге хуҗалык игенчеләре элек елларда һава торышы мөмкинлек биргәндә уракны 20 көндә төгәллиләр иде. Идарә директоры Барис Гафуров әйтүенчә, быел да урып – җыюда максималь темп булачак. “Иң мөһиме эссе коры көннәрдән соң куркыныч явым – төшем килеп ашлыкны һәлак итмәсен иде”,- ди ул.

    Рәсемдә: хуҗалык комбайнчылары ашлык ташучы шоферлар белән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: