Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Районда "2014 ел иганәчеләре"н бүләкләү тантанасы узды

    Иганәчелек һәм меценатлыкны үстерү соңгы елларда хөкүмәтебез сәясәтендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Чүпрәле районында да изге эшләр башкарган, ярдәм кирәк булучыларга кулын сузучы шәхесләр байтак. Алай гына да түгел, әлеге кешеләрнең олы ярдәмнәре бәрабәренә районда зур күләмле эшләр дә башкарыла, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыруда байтак кына чаралар уздырыла.

    Гамәлгә кергән традиция нигезендә ел саен әлеге шәхесләребезне тантаналы шартларда бүләкләү тантанасы уза. Быел әлеге чара район мәдәният йортында узган 2014-Мәдәният елына йомгак ясауга багышланган Гала-концерт кысаларында үтте.

    "2014 ел иганәчеләре" дип төрле номинацияләрдә: «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров, "Тус" төзелеш оешмасының генераль директоры Николай Угаслов, "Борындык элеваторы" директоры Васил Салахов, "Ак Барс Чүпрәле" җәмгыяте директоры Фәрит Мөдәрисов, "Бикчуров Р.А " хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров, шәхси эшмәкәр Ринат Бикмөхәмәдов, Чүпрәле тармакара технологияләр директоры Рамиль Ахмәтов, "Булат" оешмасы директоры Шамил Аһлиуллин, "Ак Барс Банк" филиалы җитәкчесе Людмила Кузнецова, "Коммуналь челтәрләр" оешмасы директоры Рамиль Хисамов, шәхси эшмәкәр Надыр Мөшәрәпов, «ТрансАгроМол» җәмгыяте директоры Илхам Шиһапов, «Туган як» газетасының баш мөхәррире Резеда Җамалтдинова, «Тулпар Эйр» директорлар Советы рәисе Азат Хәким, «ГазпромТрансгаз Казань» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Венера Ахмәтова җиңүчеләр дип табылды.

    Район башлыгы Александр Шадриков иганәчелек юнәлешендәге олы өлешләре өчен аларның һәркайсына рәхмәтләрен белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

    -Бүген иганәчелек һәр сферада урын алган. Әлеге кешеләр үзләренең үрнәгендә әлеге гамәлнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген күрсәтәләр. Олы йөрәкле иганәчеләребез ярдәмендә районда моңа кадәр дә һәм киләчәктә дә игелекле эшләр башкарылыр дип ышанабыз,-диде район башлыгы.

    "2014 ел иганәчеләре" арасында исеме алтын хәрефләр белән язылырлык якташыбыз бар, Ул-Николай Угаслов, Чебоксар шәһрендә "Тус" төзелеш оешмасын җитәкли. Аның ярдәме белән туган авылы Городищеда мәктәп, спорт залы, юллар, храм төзелде. Бүгенге көндә дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан анда Николай Угаслов ярдәм итеп һәйкәл төзиләр. Район күләмендә башкарылган эшләрдә дә аның катнашы һәм ярдәме санап бетергесез. Бу Ана һәйкәле, хоккей мәйданчыгындагы чишенү бинасын ясау, Сергий Радонежский храмын төзү һәм башкасы, һ.б.

    Тантана барышында да Николай Угаслов изге гамәлен дәвам итеп, Иске Чүпрәле авыл җирлеге урынбасары Фәрит Галләмовка "Чүпрәле үзәк Җәмигъ" мәчетенең төзелеше өчен 1,5 миллион сум күләмендә 35 мең төзелеш материалы-кирпеч өчен сертификат бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: