Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы Марат Гафаров язгы чәчү алдынгыларын бүләкләде

Агрофирмада быел бөртеклеләрдән тотрыклы уҗышка өмет итәләр.

Бүген Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев белән берлектә әлеге хуҗалык басуларында булдылар, чәчү эшләренең барышы белән кызыксындылар, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән игенче – механизаторларга рәхмәт сүзләре әйтеп Грамота һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Аннан соң алар агрофирманың уҗым културалары басуын карадылар. Кар астында кышлаган үсентеләрнең торышы яхшы күренә, тиешенчә минераль ашлама биргәч, үзвакытында тырмалау үткәргәч уҗымнар тагын да җанланып киткән.

Ә инде соңгы көннәрдә явып үткән җылы яңгырлар аларга икенче сулыш өргән. Агрофирмада быел бөртеклеләрдән тотрыклы уҗышка өмет итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев