Туган Як
  • Рус Тат
  • Программалар киләчәктә дә эшләячәк

    Билгеле булганча, республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы да шөгыльләнде. Хәзер исә әлеге вәкаләтләр ТР Икътисад министрлыгына тапшырылды. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта әйтелде.

    Чарада ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тапшырылган функцияләрне гамәлгә ашыру өчен министрлык составында эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты төзелүен һәм аның штатының формалашып бетүен хәбәр итте. Департаментны Рөстәм Сибгатуллин җитәкләячәк. Брифингта министр тарафыннан яңа җитәкче тәкъдим ителеп, аның хезмәт юлы турында әйтелде.

    Брифингта, шулай ук, министр эшмәкәрләр өчен консультацияләр бүлеге эшли башлавын да әйтеп үтте. Ул эшмәкәрләргә финанс-хокукый яктан ярдәм итәчәк.

    "Гомумән, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә моңарчы нинди программалар эшләгән, киләчәктә дә шулай дәвам итәчәк, конкурсларга заявкалар да элеккегечә үк кабул ителәчәк",-дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Заявкалар исә хәзер министрлыкта: Мәскәү урамы, 55 йорт (125 нче кабинет) адресы буенча кабул ителәчәк.

    -Ни генә булмасын, республикада эшмәкәрлекне үстерү, аларга ярдәм итү кимемәячәк, киресенчә, киләчәктә әлеге юнәлештә игътибар көчәйтеләчәк кенә. Эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан бердәм система төзеләчәк,- диде министр. Ул барлык программалар буенча заявкаларны электрон формада кабул итү системасын, заявкаларның бердәм реестрын, заявкаларны бәяләү критерийларының ачык системасын, эшмәкәрлеккә ярдәм чараларының республика буенча үзәкләштерелгән базасын үз эченә алачак. Мидхәт Шаһиәхмәтов киләчәктә республикада кече инновацион компанияләргә дәүләт ярдәме мәсьәләсенең каралачагын да җиткерде.

    Билгеле булганча, агымдагы елда төрле программалар буенча эшмәкәрләрдән күп санлы заявкалар кабул ителде. Шуңа да бүген әлеге заявкаларны анализлау үткәреләчәк. Министр әйтүенчә, иң күп заявкалар "Лизинг-грант" һәм "Социаль бизнес" программалары буенча тапшырылган. Әлеге ике программа буенча да җиңүчеләр тикшерү эшләре тәмамланганнан соң игълан ителәчәк.

    "Лизинг-грант" программасы буенча исә республикада быел ике сайлап алу этабы игълан ителде. Хәзер өченче сайлап алу этабы башланды. Анда катнашу өчен документларны 7 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Алдагы ике этап кысаларында алынган заявкалар өченче этап заявкалары белән берләштереләчәк һәм җиңүчеләр 23 ноябрьдән соң аталачак.

    "Социаль бизнес" программасы буенча исә, эшмәкәрләрдән заявкалар кабул итү инде тәмамланган. Программада катнашу өчен 1214 эшмәкәр дәгъва белдергән. Документларны караганнан соң, җиңүчеләрне 9 ноябрьдән соң атаячаклар.

    Безнең районда исә, югарыда әйтелгән программаларда катнашу өчен 14 эшмәкәрдән документлар кабул ителгән. Шуның 5сенә I этап буенча җиңү елмайган. Шуларның 4се "Лизинг-грант", берсе "Социаль бизнес" программасы буенча. Икенче этапта катнашырга унга якын эшмәкәр теләк белдергән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: