Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров Чүпрәленең яшь йөзүчеләренә мастер-класс күрсәтте

    Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-призенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат буларак, сайлау алды агитациясе кысаларында Чүпрәле районы активы, мәктәп укучылары белән очрашты.

    Аның районга булган сәфәре "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортыннан башланды. Биредә ул очрашуда катнашып, әлеге бинаның эшчәнлеге белән танышты, түгәрәкләр алып барыла торган кабинетларны карап чыкты.

    Танылган спортчы "Акчарлак" йөзү бассейнында да булды. Биредә ул укучылар белән очрашып, аларга мастер-класс күрсәтте, кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Йөзү белән шөгыльләнүче район укучыларына олимпияче белән су полосы уенын бергәләп уйнау бәхете дә елмайды. Ирек Зиннуров яшь йөзүчеләргә төрле күнегүләр, йөзү серләрен өйрәтте. "Никадәр авыр булмасын, беркайчен да төшенкелеккә бирелмәскә. Булдыра алмаганда да үз-үзеңне җиңәргә, алга омтылырга кирәк",-дип киңәшләрен бирде.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: