Туган Як
  • Рус Тат
  • “Очрашканга кадәр!” – Чүпрәле егетләре армиягә китә

    Армиягә язгы чакырылыш ахырына якынлашып килә. Шушы көннәрдә ике төркем белән тагын 14 егетебезне Россия Кораллы Көчләр сафларына озаттык.

     

    Алар арасында Иске Чүпрәле авылыннан Фәнил Хуҗиев, Айрат Миначетдинов, Денис Рафиков, Зур Чынлыдан – Раил Алимов, Фирдүс Сустеев, Ринат Алиакберов, Иске Дуваннан – Владислав Альмяшкин, Денис Чернов, Кече Убидан - Алексей Максимов, Городищедан - Дмитрий Романов,  Татар Бизнәсеннән - Фәнис Тимербулатов, Татар Убие авылыннан – Марсель Шәрәпов, Түбән Каракитәдән – Айрат Яфизов һәм Чуваш Шәйморзасыннан Михаил Егоров бар иде (рәсемнәрдә). Аларның барысы да физик яктан әзерлекле, нык егетләр, яшьтән үк спорт белән шөгыльләнгәннәр.Уби авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин сүзләренчә, әлеге җирлектән армиягә китүчеләрнең күпчелеге үзләрен төрле ярышларда танытып өлгергән. Алексей Максимов та бик оста чаңгычы икән. Район ярышларында да призлар яулаган. Әлбәттә, спортта чыныккан солдатка армия тормышына яраклашу әллә ни кыенлыклар да тудырмас.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, яу кырларында, Әфганстан чүлләрендә, кайнар нокталарда лачындай батырлык күрсәткән райондашларыбыздан үрнәк алырга чакырды. Озату тантанасына килгән авыл җирлекләре башлыклары исеменнән Фаил Фәтхуллов, дин әһелләре:район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Павел атакай, әфганчыларның район советы рәисе урынбасары Виктор Петухов чыгыш ясап, егетләргә хәрби хезмәттә уңышлар теләделәр, “Хезмәт итү вакыты тәмамлангач, һичшиксез, кече ватаныгызга кайтып, монда хезмәтегезне дәвам иттерергә язсын!”, - дип хәер-фатихан бирделәр.

    Солдатлар да монда калучыларга «хуш" димәделәр, “очрашканга кадәр”дип саубуллаштылар. Чираттагы озату 6 июль – шимбә көнне узачак. Шуның белән агымдагы елның язгы чакырылышы да тәмамлана.  

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: