Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Нәниләр шатлыгы: Иске Чокалы авылында балалар бакчасы яңартылды

Иске Чокалы авылында капиталь төзекләндерүдән соң, балалар бакчасы ачылды.  Бу көнне бигрәк тә, балалар, аларның әти-әниләре, шулай ук балалар бакчасы коллективы түземсезлек белән көтеп алдылар.

Балалар бакчасын ачу тантанасында Ринат Гайзатуллин, Шакир Ягудин, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Балалар бакчасы мәктәп бинасына  күчерлегәнгә 9 еллап вакыт узган. Мәктәпнең бер кырыенда урнашкан балалар бакчасы өч-дүрт кабинетны алып тора.  Шушы еллар эчендә  учреждениедә бары тик косметик ремонт үткәрелгән. Элеккеге бакчадан бары тик  тышкы диварлар гына шул ук булып калган.  

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эчке ягы  “Демография”  милли проекты кысаларында яңартылды.  Биредә югары сыйфатлы ремонт үткәрелгән, бакча барлык кирәк-яраклар белән яңадан комплектлаштырылган,  азык-төлек блогы, уңайлыклар тудырылган иркен төркем  һәм йокы бүлмәләре –барысы да яңа төс алган.

Балалар бакчасында төрле яшьтәге төркем  эшләячәк. Бүгенге көндә анда  10нан артык бала йөри.

Реклама

-Мәктәпкәчә учреждение барлык заманча нормаларга һәм кагыйдәләргә туры китерелде, - ди  балалар бакчасы мөдире Фәридә Әхмәтова . - Яңа ишекләр, тәрәзәләр куелды, Яңа идәннәр түшәлде, стеналар штукатурланды. Кием шкафлары, идән паласлары, пәрдәләр –барысы да яңа. Без шулкадәр шат.  Татарстан Республикасы, район җитәкчелегенә, төзекләндерү барышында ярдәмгә килгән балалар бакчасы коллективына һәм ата-аналарга  зур рәхмәтемне белдерәм.

Тантаналы ачылышта кунаклар балалар бакчасының озак еллар балалар һәм аларның әти-әниләренә шатлык-куаныч  булып эшләвен теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев