Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мул яшисең килсә, табышка эшли белү мәҗбүри

    Районда ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 155270 центнер сөт җитештерелгән һәм бу, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3099 центнерга артык.

    "Цильна" җәмгыятендә бер сыердан әлеге чорга кадәр 6630 кг. сөт җитештерелгән. Район буенча исә әлеге сан 3442 кг.ны тәшкил итә. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында 4988 центнер сөт җитештерелгән. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 71647 центнер сөт савылган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 2003 центнерга артык.

    Ә "Березка" җәмгыятендә җәйләү чорында да сөт җитештерүне үткән елның шул ук чорындагы дәрәҗәгә җиткерә алмадылар. 1 сентябрьгә "Березка" җәмгыятендә 16010 центнер сөт җитештерелгән (үткән елның шушы чорында 21822 центнер булган), бер сыерга туры килгән савым 2001 кг.ны тәшкил итә.

    Районда 13661 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4511ен савым сыерлар тәшкил итә. 8 айда район буенча 3850 баш бозау алынган. Терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр, җитәкчеләр һәр ай саен район җитәкчелеге тарафыннан да бүләкләнә.

    Август ае нәтиҗәләре буенча, ел башыннан алып 1 сентябрьгә кадәрге чорга мөгезле эре терлек санын 193 башка, сөт җитештерүне 227 тоннага арттырган һәм 109 яшь бозау алуга ирешкән өчен "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Иске һәм Яңа Кәкерле филиаллары директоры Җәмил Билалов; соңгы биш елда беренче тапкыр мөгезле эре терлек санын үткән ел белән чагыштырганда 40 башка арттыруга ирешкән (хуҗалык буенча 1 сентябрьгә шартлы бер башка 38,4 центнер азык әзерләнгән, (силос салынып беткәч бу сан 40 центнерны тәшкил итәчәк дип көтелә, ихтыяҗ шартлы бер башка 33 центнерны тәшкил итә) "Шәйморза" хуҗалыгы баш зоотехнигы Расыйх Юсупов; филиалларда иммунопрофилактик чараларны үзвакытында башкарып, терлекчелектә зур уңышларга ирешкән "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы баш ветеринария табибы Әсхат Алтынбаев; ел башыннан алып 1 сентябрьгә кадәрге чорга-705, (үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 40 башка артыграк) бозау алуга ирешкән Энҗе Саттарова алдынгылар өчен булдырып район премиясенә лаек булдылар.

    Энҗе Саттарова, "Цильна" җәмгыяте технологы:

    -Мин колхозга яшьтән үк эшкә килдем. Тәүге хезмәт чыныгуымны беренче номерлы товарлыклы-сөтчелек фермасында алдым. Биредә мин лаборант вазифасын башкардым. Һәрвакытта да җитештерелгән сөтнең чисталыгын, майлылыгын тикшереп озата идек. Бу әле дә шулай. Чөнки сөтнең күләме генә түгел, сыйфатлы булуы да мөһим бит. Аннан соң миңа тагын да җаваплырак-икенче номерлы фермада технолог вазифасын тәкъдим иттеләр. Әлеге хезмәтемне биш еллап башкарам инде. Үз эшемне яратам.

    Расыйх Юсупов, "Шәйморза" хуҗалыгы баш зоотехнигы:

    -Мин үзем тумышым белән Кече Чынлы авылыннан. 1984 елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Апас районы хуҗалыкларының берсенә барып урнаштым. Ул заманнарда яшь белгечләр юллама буенча барып, эшләргә тиеш иделәр. Анда мин зоотехник хезмәтен башкардым. Соңрак туган ягыбызга кайтып төпләнергә карар кылдык. Йорт җиткездек һәм аннан соң бирегә "Шәйморза" хуҗалыгына зоотехник булып килеп урнаштым. Әлеге вазифаны 24 елдан бирле башкарам. Үз эшемне яратам, еллар дәвамында тәҗрибә дә тупланды. Агымдагы елда хуҗалыкта сыерларның баш санын арттыруга ирештек. Ел ахырына көтүгә 120-125 баш тана кертергә планлаштырабыз

    Әсхать Алтынбаев, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының баш ветеринария табибы:

    -Мин үзем Түбән Каракитә авылы егете. Буа ветеринария техникумын тәмамладым, ветеринар-фельдшер, ясалма орлыкландыручы һәм зоотехник белгечлекләрен үзләштердем. Башлап "Йолдыз" колхозында ветеринария табибы вазифасын башкардым. 1992-98 елларда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укыдым. Районда агрофирмалар оешкач, 2008 елда "Заря" агрофирмасында ветеринар-фельдшер булып эшләдем, 2010 елдан башлап "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында баш ветеринария табибы вазифасын башкарам. Һәр профилактик чараны үзвакытында башкарырга тырышам, үземнең беренче эш минутларымны яшь үрчемне караудан башлыйм.

    Җәмил Билалов, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа һәм Иске Кәкерле филиаллары директоры:

    -Коллектив белән киңәшеп эшләү нәтиҗәсе буларак, ике филиалда да мөгезле эре терлекнең баш санын, сөт җитештерү күләмен, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, арттыра алдык. Аннан соң район, агрофирма җитәкчелеге тарафыннан терлекчелеккә игътибарның зур булуы да, алдынгыларны күреп, бүләкләп тору да эшкә зур стимул бирә, күңелгә дәрт өсти.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: