Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мәүлид мөбарәк булсын!

    Мәүлид – мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Бу Пәйгамбәребез(с.г.с.) дөньяга килгән көн

    Зур бәйрәм

    “Мәүлид” сүзе “вәләдә” (туу, тудыру дигән мәгънәдәге) дигән гарәп сүзеннән барлыкка килә. Мәүлиднең мәгънәсе берничә төрле булырга мөмкин: туу урыны, берәр асыл затның (изгенең) тууы (туган көне) һәм дә туган көн бәйрәме, елга бер уздырыла торган бәйрәм ярминкәсе.

    Хак Сөбханә вә Тәгалә җир йөзенә ахырзаман пәйгамбәрен, пәйгамбәрләрнең мөһере булган, Аллаһының хәбибе, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәллаллаһу галәйһи вәссәламне яраткан. Җир йөзендә, галәмнәрдә бу – иң мөһим вакыйга. Пәйгамбәребезнең Нуры җисеме белән кушыла. Әминә анабыз Мөхәммәдне (с.г.в.) дөньяга китерә. Бу вакыйга милади белән 571 (570) нче елда рабигыль-әүвәл аеның 12 сендә дүшәмбе көн таң вакытында була. Әминә анабыздан Пәйгамбәребез Мөхәммәд  (с.г.в.) белән чыккан Нур мәшрикътан алып мәгърибкә кадәр дөньяны яктырта. Ибн Габас атасы Габбастан, ул атасы Габделмоталлибтан риваять кыла:”Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) анасыннан сөннәтле һәм кендеге киселгән булып туды”.

    Могҗизалы  күренешләр

    Пәйгамбәребез (с.г.в.) тууы белән могҗизалы күренешләр башлана. Хак дин, ахырзаман өммәте дине, камилләшкән ислам диненең вакыты җиткәне беленә (мәҗүсиләрнең, утка табынучы фарсиларның мең еллар янган утлары сүнә; Хөсрәү патшаларының тәхетләре какшый; биек гөмбәзләре һәм аларны тота торган баганалары авып төшә; Мәккәдән мең чакрым ераклыкта булган мәҗүсиләрнең нигезләре җимерелә).

    Пәйгамбәребез (с.г.в.) туасы елны Йәмән патшасы килеп, Мәккәне җимермәкче була, әмма бу елны галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туасы булганга Әбраһ филләр гаскәре Аллаһы Тәгалә кодрәте белән кошлар белән куыла (“Фил” сүрәсе). Кәгъбәтулла һәм Мәккә шәһәре сакланып кала. Габделмоталлиб болай ди:”Мин ул кичтә Кәгъбәтуллада идем. Потлар куйган урыннарыннан егылып төште”.

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган вакытында атасы Габдулла ибн Габделмоталлиб инде вафат була. Алты яше җиткәндә анасы Әминә бинте Ваһһаб дөньядан китә. Пәйгамбәребез тулы ятим кала. Аны бабасы Габделмоталлиб үзенә ала. Әмма ике елдан соң ул да вафат була. Шуннан соң Пәйгамбәребез атасының абыйсы Әбу Талиб гаиләсендә тәрбияләнә. Әбу Талиб сәүдә белән шөгыльләнә. Пәйгамбәребез бераз үскәч, ул аны үзе белән Шам җиренә ала. Шам юлында Бусра җиренә җиткәч, бер рухани белән очрашалар. Бу нәсара диненең Бахира исемле галиме була. Кәрванны күргәч, Мөхәммәд (с.г.в.) янына килеп күрешеп ул: ”Тәхкыйк, белегез, бу Мөхәммәд барча галәмнең хуҗасы, адәмнәргә пәйгамбәр булыр. Аллаһы Тәгалә моны барча галәмгә рәхмәт кылды, өммәтләре газиз өммәт булачак, әшһәдү әллә иләһә иллә Аллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһү”,- дип иман китерә. 

    Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) кадәрге диннәрнең тәмам булганына дәлилләр күп. Алдагы заманнарда килеп киткән пәйгамбәрләр һәм аларга иңгән китаплар халыкларга аерым-аерым Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен өйрәткән. Мусага (г.с.) иңгән Тәүрат китабы аша кануннар җыентыгы аңлатылган. Дауд (г.с.) Забур китабы белән мөнәҗәтләр әйтү, Аллаһы Тәгаләгә ялвару, дога кылу рәвешләре күрсәткән. Гайсә (г. с.) Инҗил китабы белән кешеләргә игелекле, тугрылыклы, намуслы булырга өйрәткән.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) боларның барысын бергә барлап, бөтен халыкларга аңлатыр-өйрәтер өчен җир йөзендә бар кылынды. Мөхәммәд (с.г.в.) алдагы килеп киткән пәйгамбәрләрне йомгаклаучы пәйгамбәр булды (“Әхзаб” сүрәсе, 39-40 нчы аятьләр).

    Ураза тоту, догада булу

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзе туган көнне хөрмәтләп, дүшәмбе көнне ураза тота торган була. Бу гамәлгә Пәйгамбәрне (с.г.в.) хөрмәт иткән мөселманнар иярә. Һәм, шулай ук, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнне – рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнен ел буе көтеп алалар. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Нуры дөньяга таралган көнне хөрмәтләп, аңа салаватлар әйтәләр. Коръәндә әйтелә:”Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” (“Әхзаб” сүрәсе, 56 нчы аять). Димәк, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) хөрмәтләп салаватлар әйтүне безгә Аллаһы Тәгалә үзе куша. Шул әмергә буйсынып, мөселманнар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Нуры дөньяга таралуга сәбәп булган вакыйгаларны дога белән үткәрәләр. Шуларның берсе Рәгаиб кичәсе, рәҗәб аеның беренче җомгасы. Пәйгамбәребезнең Нуры атасы хәзрәти Габдулладан анасы хәзрәти Әминәгә күчә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:”Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылган догалар кире кайтарылмас”. Бу кичәләр: рәҗәб аеның беренче җомгасы – Рәгаиб кичәсе; шәгъбан аеның 14 еннән 15 енә каршы кич – Бәраәт кичәсе; рамазан ае ахырында Кадер кичәсе; Рамазан гаете кичәсе; Корбан гаете кичәсе.

    Татарстан диния нәзарәте сайтыннан алынды. (Кыскартып бирелә).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: