Туган Як
  • Рус Тат
  • Мини фермалар табыш китерә

    Кече Чынлы районда иң эре авыллардан санала.

    Биредә 1314 кеше яши. Аларның 636 –ы хезмәткә яраклы дип саналса, 522 –сен пенсионерлар тәшкил итә. Мәктәптә 96 укучы белем ала, мәктәпкәчә яшьтәге 41 бала бар. Хәзерге чорга хас бәла әлеге авылда да үзен нык сиздерә, ягъни вафат булучылар саны туучыларга караганда күпкә артып китә. Быелның алты ае мәгълүматлары буенча авылда 15 кеше бакый дөньга күчкән, ә туучылар бик аз – нибары ике генә бала. Авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов сүзләренә караганда, авыл халкының тормыш – көкүрешен яхшырту буенча даими зур күләмле эшләр башкарыла. 

    “Авыл киләчәккә карый. Җиң сызганып эшләү һәм рәхәтләнеп яшәү өчен бөтен мөмкинлек бар. Авылдашларыбыз җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятендә хезмәт куя. Кайсы тармакта эшләсәләр дә, кесә тутырып акчасын алалар, терлеген асрыйлар”, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов. Кече Чынлының шәхси хуҗалыкларында 1300 баштан артык мөгезле эре терлек асрала икән. Шуның 433- е савым сыерлар. Сарык һәм кәҗә асраучылар да байтак. Бүген биредә 754 баш шундый мал тоталар. Халыкта 18 ат, биш меңнән артык кош – корт һәм 158 баш умарта бар. Әйе, мондагы мул тормышның нәтиҗәсе дә күз алдында. Кайсы гына урамнан үтсәң дә, заманча итеп эшләнгән төзек матур йортларны, җиләк – җимеш бакчаларын күрәсең. Авыл халкы кулланышышында төрле маркадагы 36 трактор, 315 җиңел һәм 13 йөк машина исәпләнә. Монда мал – туар асрауның да файдасын күрәләр. Агымдагы елда Кече Чынлы гаиләләре 36 миллион сумнан артык ит саткан. Бу уртача һәр хуҗалыкка 76 мең 657 сум туры килә дигән сүз, ә бер кешегә исәпләгәндә 27 мең 419 сум икән. Авыл халкы сөт җитештереп тә саллы гына табыш ала. Быел мондагы халык ун миллион сумлык шушы продукцияне саткан. Һәр хуҗалык бюджетына уртача 21 274 сум акча кергән. Сыер асраучы йортлардан сөт җыю өчен транспортлы өч кеше билгеләнгән. Алар һәр көнне дүрт тоннага якын авыл сөтен кабул итүчегә тапшыралар. Дөрес, тапшырылган сөтнең бер литры өчен 16 сум 50 тиен генә түләү Димәк, Кече Чынлыны көрәшчеләр авылы гына түгел, чын терлекчеләр авылы дип әйтергә дә җирлек бар. Хәзерге вакытта биредә тугыз мини ферма, ике фермер хуҗалыгы һәм бер сөт эшкәртү цехы исәпләнә. Ринат Әсәдуллинның шәхси хуҗалыгында, мәсәлән, ун башка якын мөгезле эре терлек бар. Киләчәктә аларның баш санын арттыруны тагын да максат итеп куйган гаилә быел мини – ферма төзү өчен 200 мең сум субсидия алмакчы икән, документларын әзерләп авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырган.

    Терлек үстерәм дисәң азыгы да кирәк әле аның. Әлеге дә баягы дигәндәй, андыйлар үз гозерләре белән “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуровка киләләр. Хуҗалык үзе дә 2700 баштан артык мөгезле эре терлек асрый. Җәй айларында мал азыгын мулдан әзерләгәнлектән, терлек асраган халыкка да өлешчә ярдәм итәргә тырыша. Кыш айларында атнаның һәр пәнҗешәмбесендә авыл халкы терлек азыгы ала. Түләүле булса да, бәяне әллә ни зур куймыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: