Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мигрантларга игътибар көчәйде

    Соңгы елларда Россиянең кайсы гына торак пунктына барсаң да акча эшләргә килгән чит ил гражданнарын еш очратырга туры килә. Аларның күбесе чыгышлары буенча Кавказ, Урта Азия якларыннан. Үзебезнекеләр дә эш урыннары белән тәэмин ителеп бетмәгән бер вакытта читләр хезмәтеннән файдалану дөрес гамәлме? Әлеге һәм шуңа бәйле сораулар белән Россия федераль...

    -Башлап шуны әйтик, чит илләрдән эшче көчләр кертү җирле хезмәт базарына сизелерлек йогынты ясамый. Әлбәттә инде, аларның күпчелеге җирле халыкның игътибарын җәлеп итмәгән хуҗалык итү субъектларындагы авыр эшләрдә файдаланыла. Соңгы вакытта безнең районга миграцияләнгән чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар саны утыз тугыз кешене тәшкил итте. Аларның күпчелеге Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр.

    -Ирек Рәфикович, мигрантлар Россия кануннарын төгәл үтиме, ягъни алар арасында хокук бозу очраклары күзәтелмиме?

    -Читтән килүчеләр арасында җинаятьчелекне кисәтүнең төп юнәлеше булып административ тикшерү тора. Миграция закончалыгын бозу күренешләрен ачыклау буенча соңгы вакытта гына да без эчке эшләр бүлеге һәм закон сагында торучы башка органнар белән берлектә 128 чара уздырдык. Аның барышында 31 административ беркетмә төзелде, штрафлар салынды. Читтән килүчеләрне үз фатирларында теркәү шартларын үтәмәгән ике РФ гражданы административ җаваплылыкка тартылды. Шуны да искәртим, район прокуроры Алмаз Әхмәтшин белән бергә үткәрелгән чара нәтиҗәсендә, җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятенең Иске Кәкерле филиалы директоры Җәмил Беляловның чит ил гражданнарын рөхсәт бирүче документларсыз хезмәт эшчәнлегенә тарту очрагы ачыкланды. Әлбәттә инде, моның өчен ул административ җаваплылыкка тартылды һәм 25 мең сум күләмендә штраф түләде.

    УФМС бүлекчәсе, ЭЭМның Чүпрәле районы буенча бүлеге белән берлектә һәм закон нигезендә бирелгән вәкаләтләр кысасында даими рәвештә оператив кисәтү чаралары, законсыз миграция каналларын, чит ил гражданнарының РФ биләмәсендә тору тәртибен бозуларын, аларны хезмәткә тарту кагыйдәләренең үтәлешен ачыклау буенча махсус операцияләр дә уздыра. Агымдагы елның беренче кварталында "Легаль булмаган мигрант", "Регион-Магистраль" чараларын үткәрдек.

    Алга таба район биләмәсендә законсыз яшәүчеләрне һәм аларга эш бирүчеләрне ачыклау буенча эшне тагын да активлаштырачакбыз һәм закон бозучыларга карата чаралар күрәчәкбез.

    Сүз уңаенда шуны да искәртим, Россия территориясендә яшәүче һәм 14 яше тулган һәркем Россия Федерациясе гражданы паспортын алырга бурычлы.

    Паспорт алу яки алыштыру вакыты җиткән гражданнарга 30 көн вакыт эчендә кирәкле документлар һәм шәхси фотоны дәүләт һәм муниципаль торак фонды торак-эксплуатация оешмаларының урындагы җаваплы кешеләренә яки Россия Федерациясе миграция хезмәте идарәсенең яшәү урыны буенча бүлегенә тапшырырга.

    Билгеләнгән вакытта документлар тапшырылмый икән, Россия Федерациясе Административ тәртип бозулар кодексының 19, 15 маддәсе буенча, 1 мең 500 сумнан 2 мең 500 сумга чаклы административ штрафка тарту каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: