Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Җәмигъ” мәчетендә Мәүлид бәйрәме оештырылды

    Иске Чүпрәле авылының “Җәмигъ” мәчетендә дә  аның имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов тырышлыгы белән Мәүлид бәйрәме оештырылды.

    Мәүлид бәйрәмен хөрмәтләп чарада ике Коръән-хафиз – берсе Буадан Ленур хәзрәт, икенчесе Чувашиядә яшәүче егет һәм район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов катнашты.

    Бәйрәм барышында бик үтемле вәгазьләр сөйләнде, Аллаһның шәфәгатен өмет итеп догалар кылынды. Мул иттереп табын әзерләнгән иде. Вәгазь сөйләүләр табын артында да дәвам итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: