Туган Як
  • Рус Тат
  • Мәүлид бәйрәме

    Дөнья тарихчыларының фикеренчә, XI гасырда дәүләт төзелешендәге эшчәнлек сәлҗуклеләр идарә иткән чорда зур үсеш кичерә.

    Солтан Мәлик шаһның вәзире (безнеңчә премьер-министры) Низамү л-Мүлк шаһның рөхсәте белән фән һәм техниканың үсеше бик нык алга китә. Бу вакытта Сәлҗүклылар дәүләте дә, шул исәптән Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре дә җир йөзендәге иң алдынгы мәмләкәтләр сафына басалар. Шушы Мәүлид бәйрәме-Мөхәммәд саллә Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең вафат булган көненә туры китереп уздырылуда тирән фәлсәфи мәгънә ята. Чөнки вафат булу көне мәңгелек тормыш өчен туу буларак олылап уздырыла.

    Ислам дәүләтләрендә яшәүчеләр белән беррәттән Рәсәйдә дә 1970 елларга кадәр кешенең туган көнен бәйрәм итү юк иде. Бүгенге көндә үзләрен мөселман дип санаучы милләттәшләребез дә тырыша-тырыша уздыра торган туган көн мәрасимнәренең-бәйрәмнәренең нигезе христианнарның Христосның, ягъни Гәйсә гәләйһис-сәламнең тууын - раштуасын бәйрәм итү йоласына барып тоташа.

    Үз нәүбәтендә, XI йөздә Сәлҗүкле мәмләкәтендә Низамү л-Мүлк шаһ тарафыннан кертелгән Мөхәммәд саллә Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең Мәүлиден уздыру да христианнардагы раштуа бәйрәменә тәкълидән - охшатып ясала башлый. Дин галимнәренең бер өлеше исламның сафлыгы өчен көрәшүчеләр буларак бу бәйрәмне олы тәнкыйтъ утына тотып каршы алалар. Әмма галимнәрнең икенче бер төркеме Мәүлидүн-нәбине "бидгатъ хәсәнә" - "хуплана торган яңалык" буларак кабул итә. Рәсәйнең татар-башкортлар яшәгән төбәкләрендә, Төньяк Кавказда, Урта Азия, Төркия, Иран, Әфганстан һәм Пакъстан дәүләтләрендә Мәүлидүн-нәби бәйрәме 1079 елдан башлап бүгенгә кадәр уздырылып килә.

    Татарстан белән Башкортстанда Мәүлид бәйрәме, совет заманында дәүләт органнарының тыюларына да карамастан, 1970 елларга кадәр даими рәвештә үткәрелеп килде. Чичәннәр белән ингушларда да һәм дагъстанлыларда да Мәүлидүн-нәби бәйрәмен аерым бер дикъкать һәм хөрмәт күрсәтеп үткәрәләр. Татар-башкортларда Коръән укытуга яки башка төрле ислами эчтәлекле мәҗлескә кунак чакыруны "ашка җыю" дип атасалар, Төньяк Кавказ халыклары бездәге "ашка җыю"ны "Мәүлидкә чакыру" дип атыйлар. Мәҗлескә җыелып зикер әйтәләр, нәшид - гимннар җырлыйлар, Коръән укыйлар, шигъри юлларга салып Пәйгамбәрнең сирәсен-биографиясен сөйлиләр. Гарәпләр белән кавказлылар дини эчтәлекле җырга охшатылган догаларны "нәшид" дип атасалар, татар-башкорт һәм төрекләр аны "мөнәҗәт" дияләр.

    Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә: Багдад, Басра, Нишапур, Бәлх, Мәрв, Һират, Хәзерге Татарстан җирләрендә: Шәм-Балык (Биләр), Шәм-Суар (Болгар) Әл-Әмирүл Солтан (Алабуга) шәһәрләрендә укыту һәм фән академияләре ачыла. Шул заманнарда җир йөзе буйлап таралган, ислам мәгърифәтенең югары белем алу йортларының берсеннән икенчесенә күченеп китү өчен хәзерге заманның паспорты урынына "Лә иләһә илла Аллаһу, Мөхәммәдә рәсулУллаһ" кәлимәсен әйтү дә бик җиткән.

    1074 елда вәзир Низамү л-Мүлкнең тәүсыясы-рекомендациясе белән солтан Мәлик-шаһ дөньяның күп кенә ислами дәүләтләреннән, шул исәптән Болгардан да, галимнәрне сәлҗүклеләр дәүләтенең башкаласына җыеп китертә дә, еллар исәбен ай һәм кояш хәрәкәтенә нисбәтләп исәпли торган яңа ике дәверлек-календарь төзетә.

    XI гасырда, Солтан Мәлик шаһ хирәҗәте (заказы) белән Гомәр Хәйәм төркеме галимнәре тарафыннан эшләнгән бу дәверлек системасы бүгенге заман мөнәҗҗәмнәр голәмәсе -астрономнары галимнәре арасында да иң зур ачышларның берсе буларак бәяләнә.

    Әлеге календарь дөньяда билгеле булган барлык ел исәпләвечләренә карата да иң төгәлләрдән булып, язын көннең төн белән тигезләшүенә нисбәтләнгән. Бу дәверлек исә, Азиянең барлык ислами дәүләтләрендә дә, шул исәптән Идел-Урал-Себер төркиләре тарафыннан да раслана һәм 1079 елда кулланылышка да кертелә. 0нче ел итеп Мөхәммәд саллә Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәтенең вакыйгасы кабул ителә.

    Менә кайсы вакытка барып чыга Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууын - мәүлид бәйрәмен уздыра башлау йоласы.

    Евразия һәм Африканың күп кенә ислами дәүләтләре, шул исәптән Идел-Урал һәм Себер төбәкләрендә яшәүче халыклар да 1079 елдан башлап ике-"кояш" һәм "ай" дәверлеге-календаре белән яши башлыйлар. Гәрәби атамалы ай исемнәре ай хәрәкәтенә нисбәтләнгән дәверлеккә дини ихтыяҗ өчен рәсми рәвештә беркетелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең Мәүлид бәйрәме шушы елдан башлап һиҗри дәверлек - календарь белән рәсми рәвештә билгеләнеп үтелә башлый.

    Аллаһу Тәгалә һәрбарчабызга да сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салла Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең сөннәтләрен үтәп Коръәни кәримдә кушылганнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. Амин!

    Теги: дин
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: