Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Машинаңны үзең юу: Чүпрәледә заманча машина юдыру комплексы ачылды

Башкалардан аермалы буларак, әлеге комплекста машинаңны үзең юып чыгасың.

Чүпрәле районында заманча машина юдыру комплексы ачылды. Ул үзәк базар территориясендә урнашкан.

Башкалардан аермалы буларак, әлеге комплекста машинаңны үзең юып чыгасың. Аны ачу  идеясе Чуваш Чүпрәлесе авылыннан абыйлы-энеле  Дмитрий һәм Юрий Михайловларныкы. 

Ачылу тантанасында район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов катнашты. Кунаклар автомобиль хуҗаларын шатлыклы һәм истәлекле вакыйга белән котладылар.

- Чыннан да, районда бүген зур чара.  Машина юдыру комплексы булдыру - бик кирәкле адым.  Районда чиста машиналар йөрсә, димәк, тирә-юнебез дә чиста булачак.  Район автомобильчеләре заманча яңа технологияләрдән  һичшиксез  файдаланырга  тиеш, – диде Данис Сатдинов.

Тантана вакытында  машина юдыру комплексы автоматының ничек эшләвен дә тәкъдим иттеләр.  Ә беренче машиналар аны үз өсләрендә сынап карадылар.

Машина 5-8 минут эчендә юыла. Моның өчен махсус автоматка акча куясың, юуу режимын сайлыйсың. Машинаның тиз генә тышкы ягын юып алу 100 сумнар тирәсе килеп чыга.

Юрий Михайлов комплексның мөмкинлекләре турында сөйләде:

- Эшне узган ел август аенда башладык. Кыска гына вакыт эчендә комплекс төзеп куйдык. Аны  төзегәндә автомобильчеләрнең таләпләрен исәпкә алдык.  Якты иркен бина эчендә машинаны төрле яктан иркенләп юып була, ә түшәмнең биеклеге Газель кебек автомобильләргә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә. Чират булмасын өчен ике бокс төзелде. Комплекс автомобильчеләр өчен үз машиналарын тиз һәм арзан гына юып чыгу өчен  кирәкле  җиһазлар белән тәэмин ителгән, - дип билгеләп үтте эшмәкәр.

Машина юдыру комплексының тантаналы ачылышы, гадәттәгечә, кызыл тасманы кисү белән узды. Аны үтеп кереп, Дмитрий һәм Юрий Михайловлар яңа эшчәнлекнең уңышлы чәчәк атуына юл ачтылар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев