Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров сайлауларда туган көннәре туры килгән сайлау участоклары хезмәткәрләрен котлады

ТР Чүпрәле районында сайлауларның беренче һәм икенче көннәре тотрыклы үтте.

Бүген, 2024 елның 17 мартында, ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм ТР һәм Ульяновск өлкәсендәге Росимущество МТУ җитәкчесе Альберт Хәйретдинов сайлау участокларында булдылар һәм махсус бәйрәмдә — туган көнендә эш урынында булган хезмәткәрләргә чәчәкләр тапшырдылар. Бу: 1368 нче УИК секретаре Галия Әхмәдова һәм 1339 нчы УИК секретаре Ирина Михайлова. Аларга чәчәкләр һәм котлаулар тапшырылды.

"Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлау көне. Участок сайлау комиссиясе хезмәткәрләре туган көннәрен билгеләп үтә.Бәйрәм белән!- дип мөрәҗәгать итте район башлыгы.

Альберт Хәйретдинов барлык участокларда да дуслык атмосферасы хөкем сөрүен ассызыклады. УИК әгъзалары да, сайлаучылар да бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар,-диде. 

Исегезгә төшерәбез, бүген РФ Президентын сайлауда тавыш бирүнең өченче көне уза. ТР Чүпрәле районында сайлауларның беренче һәм икенче көннәре тотрыклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев