Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Марат Гафаров Раштуа бәйрәме уңаеннан оештырылган тантаналы литургиядә катнашты

    Раштуа – олы христиан бәйрәмнәренең берсе.

    2020 елның 6 нчы январеннан 7 нче январена каршы төндә Чүпрәле районының барлык гыйбадәтханәләрендә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелде.

    Бу көнне  гыйбадәтханәләр аеруча матур итеп, чәчәкләр һәм чыршы ботаклары белән бизәлгән. Православие динендәгеләр  шәмнәр куеп, изге бәйрәм хөрмәтенә дога кылу өчен җыелды.

    Сергий Радонежский храмында үткәрелгән гыйбадәттә  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашты.  Марат Ринат улы  православие динен тотучы чүпрәлеләрне Раштуа бәйрәме белән котлады һәм тынычлык, исәнлек,  иминлек теләде.

    Илаһи литургияне изге Сергий Радонежский храмы рухание иерей Павел Пурлов башкарды. Раштуа гыйбадәте тәмамланганнан соң, бәйрәм  кунакка йөрү, бүләкләр тарату белән Качмануга (Крещение)  кадәр дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: