Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр белән очрашты

Мобилизацияләнгәннәрнең район башлыгы белән очрашуы җылы, рәсми булмаган шартларда узды.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр белән очрашты.

Мобилизацияләнгәннәрнең район башлыгы белән очрашуы җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләделәр, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга мораль һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Марат Гафаров аларның туклану һәм медикаментлар белән тәэмин ителү мәсьәләләре белән кызыксынды. Очрашу барышында хәрби егетләргә хәрби зонада кирәк булачак әйберләрне тапшырды.

- Сез барыбыз өчен дә үрнәк. Һәр көн, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез. Сез анда чакта сезнең гаиләләрегезне саклау, алар турында кайгырту – безнең бурыч, — диде Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев