Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров: Чүпрәле районында кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә

Районы халкына хәлне аңларга һәм кар чистартуга, аерым алганда, үз территорияләрендәге махсус техникадан соң калган карларны шәхсән чистарту сорала.

Кар яву белән хәл катлаулы булып кала, синоптиклар фаразлары буенча алда әле көчле явым-төшемнәр көтелә. Шуңа бәйле рәвештә бүген, 2024 елның 9 февралендә, ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма вәкилләре катнашында утырыш узды.

-Соңгы көннәрдә кар күп яуганлыктан, хәл көннән-көн катлаулана бара, ул бездән бердәм һәм команда эше таләп итә. «Фламинго» ҖЧҖнең бөтен техникасы тәүлек әйләнәсе эшли, тракторлары булган авылларда көн саен юллар һәм урамнар кардан чистартыла, үз транспорты булмаганнарда КФХ, фермерлар, шәхси техникасы булган авыл халкы җәлеп ителгән. Кыскасы, бүгенге көндә бөтен техника карны чистартуга юнәлдерелгән. Шуңа да карамастан, һава торышы кабат үз төзәтмәләрен кертә, кичтән  чистартылган урамнарда иртән тагын кар өемнәре өелә, -дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Марат Ринат улы авыл җирлекләре башлыкларына «Агро Транс Порт» һәм «Чистополье» авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, шулай ук авылларда булган барлык техника берәмлекләрен эшкә җәлеп итәргә тәкъдим итте. 

Утырыш барышында карны чистарту буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килә, шул исәптән 112 номерына да. Шәхси йортлар алдында тракторлар төрттереп киткәннән соң җыелып калган кар өемнәре турында мөрәҗәгатьләрнең күп өлешен алып тора. 

Район башлыгы Марат Гафаров ТР Чүпрәле районы халкына хәлне аңларга һәм кар чистартуга, аерым алганда, үз территорияләрендәге шушы җыелган карларны шәхсән чистартырга чакыра.

Моннан тыш, районны төзекләндерү кагыйдәләре кысаларында, махсус техниканы узганнан соң, халык үз көче өй алдында җыелып калган карны чистарту һәм чыгару буенча чаралар үткәрергә тиеш.  Торак йортлар һәм аның тирәсендәге территорияләрдән кар чыгару йорт хуҗалары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә башкарыла.

Моннан тыш, күп кенә гражданнар үз ишегалларыннан һәм үз территорияләреннән юлга кар ташлыйлар, шул рәвешле техника узуына киртә тудыралар. Төзәтү кагыйдәләре буенча, мондый кагыйдә бозучы физик затлар өчен 2000-5000 сум штраф каралган.

"Бөтен территорияне кыска вакыт эчендә тәртипкә китерү мөмкин түгел. Эш дәвам итәчәк. Районда аномаль кар яву нәтиҗәләрен тизрәк бетерү өчен мөмкин булганның барысы эшләнә", - дип йомгаклады чыгышын район башлыгы Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев