Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мәхмутовныкылар сынатмас

    Крестьян - фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмутов белән машина - трактор паркында күрештек. Механизаторлар да биредә. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Җитәкченең әйтүенчә, парктагы тракторлар да, тагылма агрегатлар да күптән төзекләндерелгән. Шуңа да карамастан, һәр хезмәткәр үзенә беркетелгән техниканы тагын бер кат күздән кичерә, майлау һәм көйләү чарасын күрә.

    -Хуҗалыгыбыз бик үк зур булмаса да, 1200 гектар чәчүлек җиребез бар. Моннан биш ел элек аларның мәйданы 305 гектар гына иде. Елдан - ел пай участоклары хисабына басуларыбыз тагын да киңәйде. Аның каравы, төрле культуралар чәчеп чәчү әйләнешен көйләү өчен тулы мөмкинлекләр ачылды,- дип сүзне башлады Ильмир Фиркатович. Шушы кадәр гектарда эшләү өчен техниканың да җитәрлек булуы мөһим. 2014 елда 4 миллион 390 мең сумлык 5 берәмлек техника, 2015 елда 7 миллион ярымлык тагын биш техника һәм үткән ел тагын 10 миллион сумлык 6 берәмлек техника ала. Ашлык салу өчен ике амбарның түбәсен һәм эчке яктан идәннәрен асфалтьлау өчен 3 миллион сум чамасы акча тотыла. Фермер хуҗалыгына нигез салучы әтисе Фиркать Мәхмутов вакытсыз арабыздан китеп барганда, хуҗалыкның 8 миллион сум бурычы кала. Аны да ул берничә ел өчендә исәп - хисап ясый. Элек еллардагы саннар динамикасын чагыштырып караганда да, хуҗалык икътисадының тотрыклы һәм интенсив үсә баруына инанасың. Дөрес, һава шартлары да Чүпрәле игенчесен үзенчә сыный. Республиканың башка районнарына караганда да, корылык үзәгенең безнең районга туры килүе шуны дәлилли. Җәй айларында түбәтәй кадәр генә болыт күренсә дә, игенче яңгыр көтте. Ходайга шөкер, хәзер алар коры яисә аз дымлылыктагы туфракта да ярыйсы гына уңыш үстерергә өйрәнде. Димәк, алдынгы тәҗрибә һәм технологияләр үз нәтиҗәсен бирә. Ильмир Мәхмутовны да бүген заман җитәкчесе дип атарга тулы мөмкинлек бар. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы фермерларга ярдәм итү һәм агро тармакларны үстерү максатыннан оештырылган Россиякүләм семинарларда да еш катнаша ул. Соңгы вакытларда гына да Мәскәү, Петербург, Краснодар шәһәрләрендә һәм Идел буе фермерлары өчен Түбән Новгородта үткәрелгән укуларда булып кайткан, җир белән эшләү серен камилләштергән. "Сер түгел, хәзерге вакытта авыл кешесе җир эшеннән бизеп килә, шәхси хуҗалыкларда бәрәңгесен дә үзенә җитәрлек кенә утырта да, җиренең калган өлешенә печән чәчә, авылда җирләр бер файдасыз ятарга тиеш түгел, дип саныйм мин, шуңа да без фермерлар, аларны җир эшенә тартырга тиешбез. Ә бит ахыр чиктә, уңышлы фермерның хезмәте авыл үсешенә, социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелә. Аягында нык басып торган хуҗалыклар күп булган саен, авылның киләчәге дә шулкадәр ышанычлы булачак. Бу юнәлештә без, фермерлар, район башлыгы Александр Шадриковның да зур ярдәмен тоябыз,"- ди фермер хуҗалыгы башлыгы.

    Быелгы кыр эшләренә дә мәхмутовлылар тулы әзерлек күргән. Басуларның кайсы участогында нинди культуралар урын алачагы да билгеле. Әйтергә кирәк, монда безнең район туфрагында сыналып үзенең уңдырышлылыгы белән куандырган сортларга күп өстенлек бирелә. Сортларны даими яңартып тору белән дә ныклап шөгыльләнәләр. Моңарчы көзге бодайның "Марафон" һәм "Скипетр" сортларын чәчеп коры һава шартларында да югары уңыш алганнар. Быел "Казанский юбилейный" сортын 100 гектарда сынап карамакчылар. Борчакның да быел чәчү мәйданнарын 190 гектарга җиткерергә планлаштырганнар. Арпаны да 110 гектарда чәчмәкчеләр. Монысы инде пай җирләре өчен түләү максатыннан игелә. "Халыкка пай өчен арпа һәм бодай бирергә тырышабыз. Шулай иткәндә алар да канәгать", - ди Ильмир Фиркатович. Үткән ел әлеге хуҗалык механизаторлары бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культураларның һәр гектарыннан уртача 36,5 центнер уңыш үстереп алганнар. Көзге бодайның уңышы тагын да югары - 41 центнерны тәшкил иткән, 60 гектарда чәчелгән арпа һәр гектардан уртача 45 центнер ашлык биргән. "Шикәр чөгендереннән дә зур табыш алдык. Әлеге культураны 270 гектарда үстергән идек. Агротехник чараларны үзвакытында һәм югары сыйфат белән үткәрүебез үз нәтиҗәсен бирде, һәр гектардан уртача 443 центнер татлы тамырлар җыеп алдык. Сөрү җирләренең һектары 50 мең 860 сум табыш бирде. Гомумән алганда, үткән хуҗалык елында барлык керем 61 миллион сумнан артык булды, шуның 49 миллион сумнан артыгы авыл хуҗалыгы продуктлары сатуга туры килә, рентабельлелек 18 процентны тәшкил итте",- дип өсти Ильмир Мәхмутов. Механизаторлар да эш шартларыннан һәм хезмәт хакларыннан канәгать булуларын яшермиләр. Аларның бөтенесе дә диярлек фермер хуҗалыгы оешканның беренче көннәреннән шунда эшлиләр. Радик Хәйретдинов, Рәфис Җәмалетдинов һәм Газим Мөхәммәтҗанов биредә ихтирам яулаган алтын куллы механизаторлар. Кирәк чакта теләсә нинди техниканы да идарә беләләр. Әйе, ил табыны муллыгы өчен җиң сызганып эшләүче булдыклы райондашларыбызга "Уңышлар юлдаш булсын!" диясе генә кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: