Туган Як
  • Рус Тат
  • Күршеләрдә ниләр бар?

    Бөек, зур, киң ул, Россия!  Елга - күлләргә, урманнарга да бай ул. Ә менә бездә өсләренә авып торган урманнары белән Чәке, Төке, Шланга ягы халкы гына мактана ала торгандыр. Чувашия якларында  исә андый авыллар бик күп. Күптән түгел генә, төсләргә бай булган көзгә соклана-соклана, без шул тарафларда булып кайттык.

    Маршрутыбыз шундый иде: Чүпрәледән кузгалып китеп, Матак, Шланга авылларын үтеп Чувашия юлына килеп чыгасы, аннан соң ул якларның калын урманы ягына таба борылып керәсе дә, Баскак авылына кадәр барасы. Үзебезнең якны үткәндә төзекләндерелгән юлларны, Матак, Шланга авылында калкып чыккан яңа йортларны күрә-күрә барып, күңелдә Татарстаныбыз өчен горурлык хисләре туды, билгеле. Әмма, күршеләр дә төшеп калганнардан түгел, башкалалары Чабаксар шәһәреннән әллә ничә йөз километрлар еракта, урман эчендә урнашкан, кечкенә генә авылларына да асфальт юл алып бара. Соңгы елларда төзекләндерү күрмәгән, шуңа да карамастан, ярыйсы ук яхшы сакланган юллар. Үзебезчә инде без “комлык бит, нигезе әйбәттер инде бу юлларның, шуңа да 80нче елларда ук салынган булса да, ватылмый-җимерелмидер”, дигән нәтиҗә чыгарттык.

    Урманнары да тыюлык икән – урман авызында ук “Чуваш милли паркы” дип язып куелган. Юл буе таныштыргыч күрсәткечләр – урманда пошилар, бүре, төлке, аю кебек җанварлар барлыгы турындагы һәм аларны сакларга кирәклеге турындагы билгеләр куелган. Алардан бигрәк, катнаш урманның сихри гүзәллеге үзенә нык җәлеп итә. Һавасы да бөтенләй башка.

    Урман эченнән ярыйсы гына юл үтәсе бар Баскак авылына барып җиткәнче. Ә авыл башында шлагбаум һәм каравылчы будкасы тора. Ачык үзе. Үттек тә, туктадык. Яныбызга килгән ир-ат лесничий һәм татар булып чыкты.  17нче елын эшли икән инде. Ул безгә урманның һәркемне кызыксындыруын, үзенә тартуын, соңгы елларда урманга килүче туристлар санының күбәюен сөйләде. Һәм, безнең игътибарны тагын да җәлеп иткәне, гаҗәпләндергәне   - урман белән танышуны, анда ял итүне түләүле иткәннәр күршеләр. Үзләре урман эченә өйләр ясап куйганнар. Өй эченә мичләр чыгарганнар. Янында ук ит кыздыру өчен урыннар булдырганнар, утынын да әзерләгәннәр.  Кышкы урманда ял итәргә телисең икән – рәхим ит, өйне арендага аласың. Тау кебек урыннары да бар –шуасың.

    Без инде өйләр арендалап тормадык, редакциядән икәнлегебезне, безнең авылларга якын күрше өлкә авылларындагы тормыш белән танышырга теләвебезне генә әйттек. Илнур (лесничийның исеме) исә безгә “Липовой край” дигән җиргә барырга тәкъдим итте. Гөмбә дә җыеп була, ял итү өчен дә әйбәт җир янәсе, якында гына Муллинная авылы да урнашкан. Ул урынга да тагын бер шлагбаумны ачып керәсе, чыкканда бикләп чыгасы, дип кулыбызга ачкыч та китереп тоттырды. Үзе шунда ук Шомыршы районындагы җитәкчеләренә урманда Татарстаннан килгән унлап кунак барлыгы турында хәбәр итте.

    Бу ял итү урыннарында да күршеләр таганнар куйганнар, сәхнә кебек урын, өстәлләр һәм эскәмияләр бар. Кинәттән яңгыр ява башласа, ышыкланыр урын - язгы веранда кебек җайланма корып куйганнар. Футбол, волейбол туплары шунда ук тора. Монда да ит кыздыру өчен урын һәм утын әзерләнгән. Бер сүз белән әйткәндә, ял итәргә килүчеләргә уңайлыкларны тудырырга тырышканнар.

    Урман эчендә урнашкан авыл кешеләрен күрәсе килде. Әмма, фотоаппарат асып урам буйлап атлаган бертөркем кешегә тиз генә ишек ачучы булмады. Беравык әллә беркемдә яшәмиме икән, бу авылда дигән уй килде башка. Алай дисәң, бәрәңге бакчалары яңа гына бушап калган. Һәрбер өй янында умарта оялары – тормыш бар кебек. Агачтан салынган яхшы ук өйләр. Дөрес, аяк асты комлык. Бездәге кара туфракны күреп булмый монда. Йөри торгач урамга 8 тәрәзәсе карап торган өйдән ике хатын-кыз чыкты. Шатланып киттек. Кем икәнлегебезне әйткәч, алар безгә шатландылар. Әмма рәсемнәрен социаль челтәрләргә куймавыбызны сорадылар. «Бер төркем килгән иде җиләк җыярга, җиләк тулы чиләкләре һәм безнең белән рәсемгә төшеп шуны инстаграммга куйганнар да, әллә кайлардагы туганнар да, җиләк күп икән дип кайтып төште»,- диделәр.

    –Кунак килгәч яхшы бит инде, - дидек, көлә-көлә...

    –Алар бит җиләкнең урынын белми, алар белән көне буе урманда йөрергә кирәк, - дип җавапладылар.

    12-15 йортлы авылның 6 йортында гына кешеләр яши икән. Күченеп беткәннәр. Якындагы Баскак һәм үз авылларында да башлангыч мәктәп тә юк. (Хәер, бу авылга мәктәп кирәкми дә инде). Көндәлек кирәк-яракны атнага бер тапкыр автолавка китерә, ди.

    –Кышлыгын курыкмыйсызмы? - дип тә сорадык. (Безнең карашка урман җәен генә матур бит ул, кышкы җил-давылларда ямандыр монда, кебек тоелды).

    –Юк, курыкмыйбыз, урман – безнең өчен ватан, -диде Ирина ханым.

    Бу чибәр генә ханымның күптән түгел генә ире үлеп киткән. Картлыкларын шунда, бергә уздырырбыз дип, зур итеп салынган өйләрендә хатын ялгызы калган. Бердәнбер уллары Шомыршы районында эшли. Ирина үзе исә Баскак авылында почта бүлеге мөдире булган заманында. Хәзер инде пенсиядә. Чабаксарда фатирлары да бар, әмма моннан китәсе килми. Шул ук вакытта газның юклыгына (тик агачны теләсәң күпме ал булганлыктан, өйләрне җылыту проблемасы юк, газ плитәләре өчен кирәк булган газны баллоннар белән генә алып кайталар), суның булмавыннан зарланып алдылар. Безгә бу сәер тоелды: эчәр өчен кайчак елга суын кулланалар. Шулай ук урмандагы киек-җанварлар да зыян салгалый, диләр. Төлке, билгеле инде, тавыкларны ала, әледән-әле еланнар күренгәли (“шушы көннәрдә генә әле берсен бусага төбендә үтердем”, ди Ирина), пошилар да авылга “кунакка” килгәлиләр, дип сөйләделәр. Әмма алар инде мондый вак-төяк авырлыкларга ияләшеп беткән. “Аның каравы бездә иң яхшы бал, шифалы үләннәр, урманыбыз бар”, -дип горурланалар.

    Татарстан авыллары кешеләре белән дә бик дус торалар икән. Яңа гына Шланга авылыннан килеп бер гаилә монда өй салган, ”хәлдән килгәнне ярдәм итәргә тырыштык”, -диләр. Шулай ук Иске Кәкерледә, Татар Төкесе авылларында дуслары барлыгы турында әйтәләр.

    –Без чишмә суы эчәбез”, дигән идек, “беләбез, бик тәмле, без сезнең чишмәләрегездән су алыр өчен Чәкегә кадәр барабыз”, -диделәр.

    –Гомумән, сезнең яклардагы тормышка сокланабыз, Татарстан хөкүмәте авылларын бик карый,  -дип безнең республикадагы тормыштан хәбәрдар булуларын да җиткерделәр.

    Ә беләсезме мондый очрашудан күңелдә нинди хис калды? Без кешеләр булып җиргә яратылганбыз һәм кайда гына, нинди генә шартларда яшәсәк тә бер-беребезгә тартылабыз, булдыралган кадәр ярдәмләшергә тырышабыз. Бер-беребезгә туганбыз, дусбыз! Шуңадыр да урман эчендә яшәүче күршеләребез дә безгә тагын килегез, җиләк, бал чорында килегез, дип калдылар.

    Аларның ачыклыклары, кул сузымында гына булган гап-гади нәрсәләрне  дә бизнес төренә әйләндерә белүләре дә сокландырды.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: