Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Көзге призыв башланды

Бу юлысы хәрби хезмәткә 40тан артык яшь чүпрәлеле чакырылачак

Үткән атнада өч көн буена районда хәрби-медицина комиссиясе эшләде. Традиция буенча район мәдәният йортында «Хәрби хезмәткә чакырылучы көне» дә узды.

Медицина комиссиясе һәрбер хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеген җентекләп тикшерде. Бу үз эченә стандарт медицина анализларын гына түгел, ә физик әзерлекне дә, шулай ук, хезмәткә комачауларга мөмкин булган хроник авырулар булу-булмавын тикшерүне дә ала. Комиссия егетләрнең белемнәрен, һөнәрен, гаилә хәлен һәм башка мөһим факторларны да исәпкә ала. 

Югары уку йортларындагыларга укуларын тәмамлауга кадәр кичектерү бирелә.

Хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин әйтүенчә, чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бер генә хәрби хезмәткә чакырылучы да, сроклы хезмәт вакытында, "кайнар нокта"га җибәрелмәячәк. Хезмәт итү вакыты да — 1 ел.

Хәрби хезмәткә чакыруда үзгәрешләр дә бар. Хәзер хәрби билеты булмаганнарны 30 яшенә җиткәнче чакырачаклар. Элек бу яшь чиге 27гә кадәр иде.

Һәм контрактны да хәзер 18 яшькә җиткәч үк төзергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев