Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Комбайн” оперциясе тәмамланды

    Хуҗалыкларда һәм агрофирма филиалларында урып-җыю эшләре дәвам итә - бар көчләр шуңа юнәлтелгән. Тик игенче авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү таләпләрен төгәл үтәгәндә генә уңышны югалтуларсыз җыеп алып, югары күрсәткечләргә ирешеп булганын аңласын иде.

    Районда район һәм Буа районы дәүләт техника күзәтчелеге бүлекләре берләшеп үткән "Комбайн" профилактик операциясе нәкъ шушы максатны күздә тотты да инде.

    "Комбайн" операциясе вакытында "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы, "Шәйморза", "Цильна", "Березка" җәмгыятьләре, фермерларның комбайннары тикшерелде. Аның барышында бөртек җыю комбайннары теркәү кәгазе, техник карау узуга таныклыгы булуга, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, су сыемнары, янгын сүндерү җайланмалары белән комплектлаштырылуга, шулай ук механизаторларның әлеге төр техника белән идарә итүгә рөхсәт категориясе булуга сайлап алып тикшерелде. Шулай ук комбайнның техник торышы - ягулык, майлары акмавы, тавыш, яктырту җайланмаларының төзеклеге һәм башкалар күздән кичерелде. Кызганычка каршы, тикшерүләр барышында комбайннарда күп кенә төзексезлекләр, мәсәлән, Татар Саплыгы авылыннан Владимир Казаковның "Дон-1500А" комбайнында кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Аңа карата административ протокол төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерүгә предписание тапшырылды. Сер түгел, аеруча фермерлар, түбән бәядә булуына кызыгып, эксплуатацияләү срогы чыккан комбайннар сатып алуны кулай күрәләр. Кайчакларда аларның тиешле документлары булмауга да әллә ни әһәмият бирмиләр. Гадәттә, мондыйларның сату-алу килешүләре дә булмый, эшләү срогы да 30 еллап була. Ә эксплуатацияләү сроклары күптән гамәлдән чыккан техника кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен үтә дә куркыныч булуы турында онытып җибәрәләр. Кайчакларда моның нәтиҗәсе аяныч та тәмамланырга мөмкин. Җитешсезлекләр ачыкланганда, андый техниканы эксплуатацияләүгә юл куйган хуҗалыклар җитәкчеләренә, башка вазифаи затларга административ йогынты чаралары да кулланыла..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: