Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлының алдынгы сыер савучысы Нурзидә

    Интенсив терлекчелек үсеше буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте районда гына түгел, республика күләмендә дә иң эре хуҗалыклардан санала. Биредә ел саен мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сөт маллары да арта бара. Тиздән савым сыерларның баш саны бер меңгә җитәчәк.

    Сыер савучы хатын- кызлар утырган машина авылны чыгуга ук күтәргән юлдан сулга борылып җәйге лагерьга табан юнәлде. Ул да булмады, көн буе яшел конвейерда тукланып йөргән йөзләгән баш сыерны көтүчеләр кардаларга алып кайттылар. - Элек сыер савучылар машина белән лагерьга килгәндә җыр сузалар иде, сез җырламыйсыз ахры,- дим шаяртып кызларга. - Җырларга яратабыз, әмма юл бик кыска, җырлап өлгереп булмый,- диләр алар да көлешә- көлешә. Күңел күтәренкелеге күренеп тора, димәк, эшләргә дәрт бар. Илнур Фәтхуллов җитәкләгән әлеге фермада 12 савымчы хезмәт куя. Тәүлеклек сөт җитештерү уртача 30 килограммны тәшкил итә, 35 әр килограмм савучылар да бар. Ә менә ярыш башында баручы Нурзидә Сөләйманованың һәр сыеры тәүлек саен 36 шар кг. чигенә җиткән.

    -Җәйге сезонга без зур ышанычлар баглыйбыз. Сусыл яшел азыкка чыккач малларның да продуктлылыгы бермә- бер арта. Моның өчен бездә махсус яшел конвейер участоклары бар. Лагерьларга яшел азыкны ваклатып та кайтарабыз. Яшел азыкны туйганчы ашаган терлекләрнең организмы нык була, сөтне дә мул бирә,- ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Рәимов. Аның сүзләре буенча, соңгы еллардагы аномаль корылыкка да карамастан ферма терлекләре өчен ел ярымга җитәрлек сенаж, тупыс азыклар һәм фураж әзерләнә. Ә сыер савучыларның хезмәт хакына килгәндә, аны эш нәтиҗәләреннән чыгып исәплиләр. Алдынгылар сафында баручылар утызар мең сум алалар икән. - Эшебездән без канәгать, җитәкчебез Барис Аппаувич эшләгән кешене хөрмәтли белә, ел саен Сабан туй бәйрәмендә генә дә никадәр зур- зур бүләкләр бирә, рәхмәт үзенә,- диләр терлекчеләр.

    Ә ярыш алдынгысы Нурзидә Сөләйманова турында аерым тукталасы килә. Мондагы хезмәт стажы әллә ни күп булмаса да, терлекчелек тармагы аның өчен чит түгел. Яшь вакытларында беренче күнекмәләрен дә ул шушы сыерлар янында алган. Ул эшли торган фермада бүген көн саен сигез тоннадан артык югары сыйфатлы сөт савыла. Үзе турында ул күп сөйләргә яратмый. "Сыерларымны бик яратам, алар мине ярты сүздән аңлыйлар. Бәлки шуңа да сөтне күп бирәләрдер,- ди Нурзидә. Аның группасында 27 сыер, ел башыннан тулаем 147690 килограмм югары сыйфатлы продукция җитештергән. -Терлекчелек тармагындагы барлык хезмәткәрләребез дә, җәйнең мөмкинлекләреннән тиешенчә файдаланып калырга тырыша. Монда барыбызның да тырыш хезмәте, фидакарьлеге мөһим. Көтүчеләр дә, мәсәлән, үз вазифаларын ихластан үтәмәсә күп продукциягә өмет итеп булмас иде. Җәйне мул һәм арзан сөт чоры дип юкка гына әйтмиләр,- дип сүзгә кушыла ферма учетчигы Фәридә Мәхмутова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: