Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлылылар Советлар Союзы Герое каберлегенә чәчәк куйдылар

    Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз.

    Фронтка авылдан 1010 кеше китте, шулардан 652 се әйләнеп кайту бәхетенә иреште, дошманны җиңеп, орден-медальләр тагып кайттылар Кече Чынлы ирләре. Ә инде сугыш кырында калган 358 ир-егетнең якты истәлеге авылдашлары күңелендә мәңге сакланыр, аларның исемнәре буыннардан-буыннарга күчә барыр.

    Бөек Ватан сугышында Кече Чынлы патриотлары үзләрен аямыйча көрәштеләр. 1010 кешенең 352се төрле орден- медальләр белән бүләкләнделәр. Алар арасында: Шәкүров Ф., Алимов А.,Айзәтуллов М.,Шәрәфетдинов Г., Алимов М., Хайбуллов И., Җамалетдинов А., Якупов А. Шамшаев Н., Хәлиуллов Н., Камалов К. һ. б. " Кызыл Йолдыз"ордены, Мифтахов Г. "Бөек Ватан сугышы" орденының II дәрәҗәсе; Фәизов Ш ., Шәкуров В . III дәрәҗә "Дан" ордены; Хайбуллов И. IIl дәрәҗә "Дан" һәм "Кызыл Йолдыз" ордены, Арсланов З. "Дан" орденының тулы кавалеры.

    Бөек Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан Зыятдин Арсланов исемен мәңгеләштерү максатыннан мәктәбебезгә Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов исеме бирелде.

    Бөек Ватан сугышы башланганда Зыятдинга унҗиде яшьтә тулмаган иде әле. Шулай да ФЗО мәктәбен тәмамлап, һөнәр алган, Урал заводларының берсендә үзен ударник һәм уңган активист итеп күрсәтергә өлгергән комсомолец иде инде ул, яше җиткәнче үк фронтка да үзе теләп китә.

    1942 нең апреленнән Бөек Ватан сугышында катнаша, ефрейтор, 21 нче армиянең 46 нчы укчы дивизиясе 314 нче укчы полкында автоматчы була. Ленинград һәм 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 нең 28 июнендә Таммисуо (Финляндия, хәзерге Ленинград өлкәсе) торак пункты янында сугыш кырыннан яралы штаб башлыгын алып чыга, 1945 нең 15 гыйнварында Пультуск торак пункты (Польша) янындагы бәрелештә дошман траншеясына беренче булып бәреп керә; 1945 нең 2 апрелендә Данциг шәһәреннән (Германия, хәзерге Гданьск шәһәре, Польша) көньяк-көнчыгыштагы Нойендорф торак пункты янында разведчиклар төркеме белән дошман тылына үтеп керә, 32 дошман солдатын әсирлеккә төшерүдә батырлык күрсәтә.

    Ә гомер, аккан сулар сыман, үзенең шатлык-кайгы, өмет-омтылышлары белән мизгелдәй үткән дә киткән ләбаса. Тормышның соңгы көннәрен туган якта үткәрәсе килде аның. Урал якларыннан Буа шәһәренә кайтып урнашты. 1998 елның кышында якты дөнья белән бөтенләйгә саубуллашты.

    1999 елның ноябрь аенда, Арсланов Зыятдин Миңлебай улының исемен мәңгеләштерү уңае белән Буа шәһәрендә каберенә истәлек ташы куелды.

    Кече Чынлы урта мәктәбе коллективы Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов каберлегенә даими рәвештә барып тора. Быелгы уку елында да батыр каһарманыбызның якты истәлегенә чәчәкләр барып куйдык. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: