Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы мәктәбе тракторлы да булды

    Көндәлек тормышыбызга үтеп керүче яңалыкларны акыл белән кабул итү түгел, хәтта күзәтеп барырга да вакыт җитми кайчак. Һәркөн тел ишетмәгән, күз күрмәгән инновацион техникалар, алымнар хакында сүз алып барыла, төрле программалар кабул ителә-замана артыннан өлгер генә! Шушы яңалыкларның күпчелеге мәгариф өлкәсенә кагыла. Бүген мәктәп белем бирү учагы гына түгел, ә...

    Кече Чынлы урта мәктәбенә 1972 елда нигез салына. Бүгенге көндә мәктәптә 137 бала укый, 22 укытучы белем бирә.

    Хезмәт сөйгән кеше тәрбияле

    Әлеге мәктәптә тәрбия бирүнең бер юнәлеше булып-хезмәт тора. Мәктәп яны тәҗрибә участогы 1,5 гектар җирне били. Укучылар җәйге каникул чорында мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт чыныгуы ала. Бакчада карлыган, кура җиләге, алмагач һәм башка төрле җиләк-җимеш куаклары утыртылган. Алардан тыш суган, кишер, чөгендер, кәбестә, помидор һәм башка күп төрле яшелчәне дә мулдан үстерәләр. Җәй дәвамында укытучылар ял дип тормый, укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә, бакчада эшли. Нәтиҗәсе дә күз алдында-бүген мәктәпнең подвалы тозлаган, маринадлаган банкалар белән шыплап тулган, бәрәңгесе, кәбестәсе ел буена балалар өчен гомуми туклануга җитәрлек әзерләнеп куелган. Ә артканын сатуга чыгарганнар, аннан кергән акча мәктәп кирәге өчен тотыла.

    Агымдагы уку елында ирешелгән уңышлар да шактый. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән «Дәресләрдән соң мәктәп» проектында катнашып, алар 800 мең сумлык грант отканнар. Грант акчасына бөтен кирәк яраклары белән (сабаны, себеркесе һ.б.) өр-яңа техника-"Беларусь-320» мини тракторы кайткан. Әлеге техниканы эшләтер өчен "Цильна" хуҗалыгы белән килешү төзегәннәр, кышын техниканы куяр урын да тапканнар.

    Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

    Кече Чынлы элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Бүген дә әлеге исемне зурлап йөртә авыл яшьләре. Ә моңа башлангычны, әлбәттә, мәктәп бирә. Үткән елда мәктәптә 30 миллион сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелә, укучылар өчен ике спорт залы булдырыла. Биредә спорт секцияләре даими эшләп тора.

    Мәктәпнең үз хоккей мәйданчыгы да бар. Укучылар физкультура дәресләрендә генә түгел, иртәнге зарядка, дәресләрдә, тәнәфесләрдә физик чыныгу алалар. Моның өчен мәктәп коридорларында спорт тренажерлары урнаштырылган. Аларын да төрле программаларда катнашып, отканнар. Грант акчаларына алынган чаңгыларның, волейбол, баскетбол тупларының исәбе юк. Моннан кала, мәктәптә картинг клубы эшли. Яңа гына, әлеге юнәлештә дә "Картинг-ул бик әйбәт" проектында катнашып 548 316 сумлык грантлы булганнар. Тиздән андый техника да кайтып җитәчәк. Укучылар белән бу төркемдә Фоат Фәхретдинов шөгыльләнә.

    Мәктәптә укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә җәлеп итүгә, иҗади сәләтләрен үстерүгә дә игътибар нык бирелә. Уңышлы дип табылган эшләр район, республика күләмендә үткәрелә торган төрле бәйгеләргә җибәрелә. Әлеге бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләре хакында исә озын коридор диварларына төзелгән Грамоталар, Дипломнар сөйли.

    Бирегә аяк баскан кеше мәктәп диварларындагы тагын бер күренешкә-табигать, әкият гүзәллеген тасвирлаган рәсемнәргә тап булыр. Боларның барысының да хуҗабикәсе, рәсем укытучысы Альбина Вәлиева:

    -Укучыларыбыз матурлыкны, гүзәллекне күреп, тоеп үссеннәр дип тырышабыз. Мәктәп коридорлары буйлап атлаганда төссез дивар урынына урманнар, болыннар, кошлар, әкияти геройлар озата барса, күпкә рәхәт бит. Укучылар үзләре дә хезмәт дәресләрендә иҗади сәләтләрен үстерәләр,-ди.

    Мәктәпнең тагын бер горурлыгы, ул-музей. Чыннан да аның ишекләрен ачып керүгә тарих бөтен чынбарлыгы белән күз алдына килеп баса. Үткәннәр белән бүгенгене Гөлнар Ибраһимова "бәйли".

    -Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Безнең музей мәктәп тарихын гына колачламыйча, авыл, район үсешен дә үз эченә алган. Укучылар гына түгел, студентлар, галимнәр дә бездәге экспонатларны файдаланалар, өйрәнәләр,-ди ул.

    Ә биология кабинетында ташбака һәм тутый кош яши. Тутый кош хәтта сөйләшә дә белә әле!

    Әйе, матур эшләре, мактанырлык нәтиҗәләре белән яши Кече Чынлы урта мәктәбе. Билгеле боларның артында да үз хезмәтен яратып башкарган, көн-төн дими, янып көйгән, коллективны бер йодрыкка туплый алган Тәскирә Ибраһимова тора. Гомеренең 33 елын шушында укытучы, директор хезмәтендә үткәргән ханым әле дә төрле фикерләр, яңарышлар белән яши һәм педагогик коллективның да заман куйган бурычларны гамәлгә ашыруын максат итә.

    -Һәр уңышның нигезе-тырыш хезмәт. Тормышта һәм эшемдә яхшы күңелле, намуслы, хезмәтне яратучан, ярдәмчел кешеләр юлдаш булды. Хуҗалык җитәкчебез Барис Гафуровның кайгыртучанлыгы, һәрвакыт ярдәмгә килүе, яшьләргә үсәр, тәрбияләнер, нәтиҗәдә, туган якта хезмәт куеп яшәр өчен бар мөмкинлекләрне булдырырга тырышуы хөрмәткә лаек. Нинди генә мәсьәләне чишәргә алынсак та, аның киңәшенә, ярдәменә таянабыз. Шундый җитәкчебез булуына горурланабыз. Ә инде эшчән, тату коллектив белән таулар да күчерергә мөмкин бит. Мәктәп ирешкән бар уңышлар укытучылар коллективы тырышлыгы бәрабәренә яулана,-ди Тәскирә Рауфовна.

    Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле шәхесләр кирәк. Быелдан мәктәп Сингапур алымына нигезләнеп эшли башлаган. Яңа проектлар кабул ителүен күзәтеп, көтеп, катнашырга ашкынып торалар. Күргәнегезчә, эшкә сәләтлеләрдән уңыш та ерак йөрми.

    Укучыларның, укытучыларның һәрдаим спорт белән шөгыльләнүе, сәламәт рәвеше алып баруы Кече Чынлы урта мәктәбен Рәсәй күләмендә "Алтын дәрәҗәле мәктәп" исемле итә. Быел аларга шундый таныклык та тапшырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: