Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы авылы халкы Сабан туен бәйрәм итте

    Кече Чынлы авылындагы Сабан туе быел да бик күп кеше катнашында узды, биниһая шатлыклы мизгелләр бүләк итте, күңелләрдә якты һәм җылы тәэсирләр калдырды.

    «Цильна» хуҗалыгы үзенең тырыш авыл халкы, игенчеләре, терлекчеләре белән данлыклы горурлана. Әлеге хуҗалыкның исеме республикада гына түгел, Россия күләмендә яхшы таныш. Ел саен биредә гөрләтеп Сабантуй бәйрәменең узуы да моның ачык дәлиле.

    Быел да кечечынлылылар бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр, бүләкләр дә гадәттәгечә, мулдан әзерләнгән иде. Бәйрәмнең асылы, милли йолалар төсмере белән салынган тантаналы ачылышта чагылыш тапты. Әлбәттә, һәр эш изге дога, азан әйтеп башкарыла. Авыл мулласы Җәүдәт Алимов хәер-фатихасын биреп, илгә-көнгә тынычлык, бәрәкәт теләде.

    Бәйрәмнең кунагы район башлыгы Александр Шадриков Кече Чынлы авылы халкына матур теләкләрен җиткерде. Биредә уңган, тырыш халык яшәвен тагын бер кат ассызыклады. Бәйрәмнең һәркемгә күтәренке күңел өстәвен, аның якты хатирәсе киләсе елга кадәр дәвамлы булуын теләде.

    Александр Шадриков «Цильна»хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуровка язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә Диплом тапшырды. Кече Чынлы урта мәктәбен озак еллар җитәкләгән Тәскирә Ибраһимовага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", хуҗалык алдынгылары Фәнил Сөләймановка "Татарстан Республикасының атказанган терлекчксе" исемнәре һәм Шәфикъ Садриевка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасын тапшырылды.

    Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров:

    -Авылда эш күп, дип шәһәргә китүчеләр күп булды. Авылда, хуҗалыкта хезмәтне яратканнар гына калды дияргә була. Әмма бүгенге замана уңайлыклары, аның яңа шартлары, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә үзгәрешләр кертте. Фермаларда, кырга чыгасы комбайннарда, гомумән бар техникада бүген барысы да көйләнгән, бары тик кнопкага гына басасы. Үткән ел 25 миллионлык техника гына алдык, ел дәвамында 45 миллион сумлык хезмәт хакы түләдек. Уртача бер белгечнең хезмәт хакы 20 мең сумны тәшкил итә бүген. Авылда да шәһәрчә яшибез. Бәйрәмнәрне дә шулай гөрләтеп үткәрерлек эшләребез, уңышларыбыз булсын.

    Әлбәттә, бәйрәмнең төп өлешен алдынгыларны бүләкләү тантанасы тәшкил итә. Мәйдан уртасына Кече Чынлы авылының көн-дими, төн дими тырыш хезмәт итүчеләре чыкты. Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров хезмәтләре өчен рәхмәтләрен әйтеп, аларга акчалата бүләкләр тапшырды.

    Котлаулар, тәбрикләүләрдән соң, Сабантуе уеннарына старт бирелде. Мәркәзебез Казан шәһәреннән килгән эстрада артисты Илназ Баһ җыр-моңнары белән уеннарда катнашучыларга дәрт-дәрман өстәп торды.

    Кемдер бу вакытта чүлмәк ватты, көянтә белән су ташыды, капчык киеп йөгерде, кыскасы һәр эштә дә үзләренең уңган-булганлыгын күрсәтә алган кечечынлылылар уеннарда да сынатмады. Һәркем биредә үзе теләгәнчә ял итте, күңел ачты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: