Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле КамАЗчылары хәрбиләргә гуманитар йөк туплаган

Әлеге ярдәмне тапшыру чарасы волонтерлар штабы урнашкан «Созидание» яшүсмерләр клубында узды.

Иске Чүпрәле һәм районның төрле авылларында яшәп, шәхси КамАЗ автотранспортларында йөк ташучы ир-егетләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйганнар. Ярдәмне тапшыру чарасы волонтерлар көне кысаларында узды, әлеге көн 5 декабрьдә билгеләп үтелә.

Олы йөрәкле КамАЗ йөртүчеләр хәрбиләргә өч генератор, ике бензопила һәм көрәк саплары төягән УАЗ (санитарка) машинасын «Созидание» каршысына китереп бастырдылар.

Ильмас Әхмәтов (районда тупланган гуманитар йөкне үз КамАЗында хәрби операция зонасына берничә тапкыр озата барды) сүзләренчә, өлкәнрәк яшьтәге автранспортчылар ярдәм итү инициативасы белән чыккан, калганнар исә моны хуплаган.

Гуманитар ярдәм җыюда матди ярдәмне: Петр Минин, Александр Смирнов, Фиалет Садеев, Александр Никишкин, Тальгат Хәйруллов, Альфред Хәйруллов, Ирек Яфизов, Рузәл Әхмәтов, Гомәр Җәлалетдинов, Зөфәр Алиакберов, Айрат Сатдинов, Зөлфәт Каюмов, Илнур Нәүметов, Альфик Хәйретдинов, Илһам Санатуллов, Руслан Нугаев, Рамиль Иматдинов, Ильмас Әхмәтов, Илгиз Хәлиуллов күрсәткән.
Район башлыгы Марат Гафаров күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

—Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби егетләребезгә районыбызның игелекле кешеләре, якташлар тарафыннан шушындый өченче машина озатыла. Бу техника һәм башка төр җиһазлар егетләргә анда бик кирәк. Ярдәмегез өчен олы рәхмәт! Бердәмлектә безнең көчебез,-диде район башлыгы.

Гуманитар йөкне якын көннәрдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр алып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев