Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«КамАЗ» җәмгыяте вәкилләре чүпрәлеләрне вахта ысулы белән эшкә чакыра

30 меңнән артык татарстанлы республикадан читтә эшли

Район Башкарма комитетында Татарстан Республикасы предприятиеләрендәге эш шартлары һәм эш белән тәэмин ителүнең өстенлекләре турында сөйләшү булды. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, район башлыгы Марат Гафаров, «КамАЗ» җәмгыяте вәкилләре катнашты. Чарага вахта ысулы белән эшләүче гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары, хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлүчеләр, эшсезләр, үзмәшгульләр дә чакырылган иде.

Гадел Мөбәрәкшин әйтүенчә, Росстат мәгълүматларына караганда, 30 меңнән артык татарстанлы республикадан читтә эшли. Шул ук вакытта Татарстанда 35600 вакансия бар, 3300 эшсез граждан исәпләнә, бу һәр эшсезгә 10 вакансия туры килә дигән сүз.

— Шуңа күрә безгә бүген республикабызның кадрларны конкурентлы хезмәт хакы белән саклап калуны уйларга кирәк. 

Чүпрәледәге бу очрашу—беренчесе. Республика предприятиеләренең кадрлар потенциалы бик зур һәм мондый очрашулар дәвам итәчәк, — дип билгеләде министр урынбасары.
«КамАЗ» җәмгыятенең пресслау-рам заводы директорының персонал буенча урынбасары Ләйсән Хәйруллина предприятиенең эшчәнлеге, вакансияләр, хезмәт шартлары турында сөйләде.

—"КамАЗ" җәмгыятендә тулаем 735 эшче һөнәре бар. Топ-10 вакансиягә автоматик линияләрне көйләүче, слесарьлар, шлифовщиклар, C, D, E категорияле токарьлар, мастерлар, эретеп ябыштыручылар керә. Предприятиедә эшләргә теләк белдерүчеләргә вахта ысулын да, даими эшләүне дә тәкъдим итәбез. Компания уңайлы эш графигы, эш урынына бару хакын өлешчә компенсацияләүне, тулай торакта бушлай яшәүне, торак арендалауга киткән чыгымнарны компенсацияләүне үз өстенә ала,-диде Ләйсән Хәйруллина.

Ул, шулай ук, студентларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде, карьера үсеше һәм хезмәт шартлары белән таныштырды.

Очрашу барышында чүпрәлеләргә дәүләт ярдәме чаралары, социаль түләүләр, гаиләләрнең һәм балаларның ялларын оештыру, һ.б, һ.б. хакында да мәгълүмат бирделәр.

Чара бик җанлы узды, сораулар күп бирелде. Иске Кәкерле авылыннан үзмәшгуль Альфат Җамалетдинов язгы-җәйге чорда җиләк үстерүе һәм аны сатуы, ә менә көзге-кышкы чорда авылдан китеп эшләү ысулын каравы турында әйтте.

— Предприятиеләрнең мондый тәкъдимнәре сөендерде. Мондый очрашулар республикада гражданнарның мәшгульлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк,-диде ул.

Район башлыгы Марат Гафаров очрашуга йомгак ясады һәм бүгенге көндә вахта методы белән Мәскәү, Санкт-Петербург һ. б. шәһәрләрдә 300 дән артык чүпрәленең эшләвен билгеләп үтте. 

—Читкә йөреп эшләүчеләргә киләчәкләре, сәламәтлекләре, гаиләләре турында уйланырга кирәк,-диде ул һәм республикабызның эре предприятиеләренең мондый тәкъдимнәреннән файдаланырга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев