Туган Як
  • Рус Тат
  • Изге ай – Рамазан

    19 июльдә, кояш баеганнан соң, Рамазан ае башлана. 20 июльдә кояш чыкканчы сәгать ярым алдан ашап куеп (2.28сәг.), бөтен мөселман дөньясы уразага керә. Әлеге ай күпләр күңеленә ярамаганнан тыелу, гөнаһлардан чистарыну, яшәү рәвеше турында уйлану вакыты буларак кереп калган. Гомумән, ни өчен ураза тотабыз соң? Газетабызның бу санында интернеттан алынган...

    "Иманга килгәннәр! Сездән элеккеге өммәтләргә (дин тарафдарларына) фарыз ителгән шикелле, сезгә дә ураза фарыз кылынды-ураза тоту тиеш булды. Бәлки котылу табарсыз". (Бәкара сүрәсе, 183 аят).

    Бу аяттә Аллаһының сөекле һәм сөелергә лаек булган иманлы бәндәләренә мөрәҗәгать итүенең мәгънәви бер ләззәте бар. Аллаһының сөекле кешеләренә бәхет китерә торган хитабы, дәгъвәте чагылыш тапкан. Бу барлык мөэминнәрнең дә уразасы. Динне урта дәрәҗәдә тотучы мөэминнәрнең уразасы тыелган нәрсәләрдән саклану рәвеше белән тотыла. Ураза тотуның иң югары курсәткече Аллаһы тәгаләдән башка барлык дөньяви кыйммәтләрдән дә ераклашуда чагыла. Аят-кәримәдә иңдерелде: "Ул санаулы көннәр-дә, Рамазан аенда, Коръәни-кәрим Ләүһүл-мәхфүздән күк йөзенә иңдерелде" (Бәкара:185). Кәгъб бине Үҗрәдән риваять ителүгә күрә Пәйгамбәребез (С.Г.В.) мөнбәргә чыгышлый беренче, икенче һәм өченче баскычларда "Амин" диде. Мөнбәрдән төшкәч бу "амин"нар турында сахәбәләр сорау бирде. Пәйгамбәребез (С.Г.В.): "Җәбрәил килде дә: "Кем дә кем Рамазанга ирешеп тә, ураза тотмаса мәгъфирәт (гафу) ителмәсен",-диде. Мин "амин" дидем. "Кемнең янында синең исемең әйтелеп тә сиңа саләтү (дога)-сәлам китерелмәсә, шәфәгатеңнән ерак булсын!" диде. Мин "амин", дидем. "Кем дә кем, ата-анасының исән чагында ризалыкларын алып җәннәткә китми, аларга да языклар (гөнаһлар) булсын", диде. Мин "амин", диеп әйттем, диде (әд-Дүррүл-Мәндүд әсәреннән).

    "Пәйгамбәребез (С.Г.В.): Ураза сабырның яртысы һәм ураза Иманның да дүрттән бере", - диде.

    Мөхәммәд (С.Г.В.) яшьләргә мөрәҗәгать итеп: "Сезнең өйләнергә көчегез җитсә, өйләнегез. Чөнки өйләнү күзләрне харәмнән саклый һәм җенси теләкләрне зина кылудан коткара. Кемнең өйләнергә көче җитмәсә, ул кеше ураза тотсын. Чөнки ураза аның өчен дәва",-дигән. Моннан аңлашылганча, уразаның фарыз булуы-тотарга тиешлелегенең хикмәте җенси теләкләрне бастыру юлы белән гөнаһлардан сакланып тәкъвалык казану-Аллаһыга якынаерга омтылу була. Ураза, Халикъның -кешене бар кылучы Аллаһының Адәм баласы өчен үзенә күрә диета да әле. Фәкать сабыр итүчеләргә генә хисапсыз әҗерләр биреләчәк. (Зүмәр сүрәсе: 10 аят). Кодси хәдистә хәбәр ителгәнчә: "Рамазан аенда һәр савап ун дәрәҗәдән җиде йөз дәрәҗәгә артачак. Чөнки ураза фәкать Минем өчен. Ураза тотучыны да фәкать Үзем генә бүләкләячәкмен,"-дип боерды Аллаһы тәгалә.

    Бу кодси хәдистә кеше Аллаһы тәгаләгә нисбәтләнгән хәбәр белән олы шәрәфәткә -дәрәҗәгә күтәрелә. БәйтУллаһның Аллаһы тәгаләгә нисбәт ителеп шәрәфәтләндерелгәне кебек. Чөнки, җәза һәм мөкәфат-бүләк тә, Хакның кәрамы-юмартлыгы һәм киң күңеле белән ихсанына-яр-дәмчеллегенә күрә Адәм баласына бирелә. Моның ике мәгънәсе бар. Беренчесе: ураза мәнфәгать һәм теләкләрдән ваз кичү гамәленә бәйле, әмма аны бәндәнең үзеннән башка һичкем дә күрми. Әмма кешенең башка барлык гамәлләре дә Аллаһының колларына беленәләр. Бу сәбәпле аларга рия да-кешегә күрсәтәсе килү теләге дә катнаша. Ураза батини-яшерен гамәл булганга күрә аны фәкать бер Аллаһы тәгалә үзе генә белә дә. Аңа исә сабыр итү белән генә ирешелә.

    Икенчесе; Ураза Аллаһының дошманын каһәрләүдә. Чөнки шайтанның васыйтасы- коралы җенси теләкләргә корылган. Ә ул халәт ашау-эчү аша көчәя.

    Пәйгамбәребез (С.Г.В.) әйтте: "Хаклыкта шайтан кешенең вөҗудында -организмында кан йөргән шикелле йөри. Аның йөри торган юлларын сусызлык һәм ачлык ярдәмендә генә бикләп була",- диде.

    Мөхәммәд (С.Г.В.) Гаишә анабызга: "Дәвамлы рәвештә җәннәт капкасын шакы", - дип боерды. Хәзрәти Гаишә: "Нәрсә белән шакыймчы, йа Рәсулуллаһ?" - дип сорады. Рәсулуллаһ: "Ураза белән",-дип җавап кайтарды. Моннан күренә ки, җәннәт иясе булу өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәкми икән, фәкать Аллаһының ризалыгы өчен ураза тотып, тәкъвалыкка - Аллаһыдан курку тойгысына гына омтылу да җитә түгелме соң?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: