Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылында «Әниемнең җылы кочагы»дип исемләнгән кичә узды

Бәйрәмдә озак еллар хатын-кызлар Советында хезмәт куйган гүзәл затларыбыз катнашты.

Иске Шәйморза авылында ветераннар советы "Әниемнең җылы кочагы"дип исемләнгән кичә үткәрде.  Бәйрәмдә озак еллар хатын-кызлар Советында хезмәт куйган гүзәл затларыбыз катнашты.

Төрле һөнәр кешеләре булуга карамастан, аларны гаиләгә тугрылык, ата-анага ихтирам, балаларга мәхәббәт берләштерә.

Һәрберсенең үзенең гаилә тарихы. Ә гаилә тарихы ил тарихы белән үрелеп бара. 20-гасыр башында яшәгән әти-әниләренең авыр язмышларының уртак булуын да беләбез. Шунын өчен дә алар бүген ихтирамга, игътибарга, хөрмәткә лаек буын.

шайморза Гөлия Фәизова фотосыКунакларны авыл җирлеге башлыгы Илһамия Дәүләтша кызы Мохитова 8-Март, Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм авылыбыз тормышында актив булганнары өчен зур рәхмәтләрен белдерде.

Бәйрәм чәй табыны артында, әниләр турында хатирәләр уртаклашып дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев